Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы Чистай шәһәр оешмасында (ЧГО ТРОО ВОИ) кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
2022 елның 12 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Колга авыл җирлегендә яшәүчеләрнең кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән чара кысаларында гражданнарны шәхсән кабул итте.
2022 елның 12 августында хакимият бинасында 2022 елның 6 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
2022 елның 12 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы карамагындагы алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең 2022 елның I яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча утырышы булды.
Персонал үз вазыйфаларын профессиональ рәвештә башкарып чыксын өчен, күп кенә эре сәүдә челтәрләре үз хезмәткәрләрен укытуга җибәрә. Дөресен әйтергә кирәк, мондый дәресләр кирәкле нәтиҗә бирә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Строительный Бум» кибете персоналы өчен укулар үткәрде.
2022 елның 11 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында Арча муниципаль районы Апаз авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Хәзерге вакытта кибетләрдә канцелярия товарларын сайлап алу шундый төрле ки, кибеткә кергәч, күзләр камаша. Дәфтәрләр һәм блокнотлар төрле размерда һәм төсләрдә, каләм һәм карандашлар, буяулар һәм фломастерлар, альбомнар һәм буяулар, китаплар һәм уку әсбаплары киң ассортиментта, аларр арасында үзебездә җитештерелгәннәре дә, чит илнекеләр дә бихисап. Алар барысы да күз карашларын үзенә тартып тора.
2022 елның 10 августында Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны шәхсән кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Сәүдә объектына микродулкынлы мичне алып килдем. Ремонт вакыты 45 көн күрсәтелгән иде. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 20 көн вакыт узды, әмма микродулкынлы мич әле дә ремонтланмаган. Кулланучы хокукларым нинди?
Сатып алынган товар һәрвакытта да шатлык китерми. Әйтик, гражданин дача өчен электр триммерын (электрокос) сатып алган. Ләкин ул беренче көнне үк эшләми башлый. Бакчачы сатучыга кимчелекләре булган товарны алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать итә. Әмма сатучы товарны карап чыкканнан соң, товардагы җитешсезлекләр дөрес файдаланмау аркасында килеп чыккан, дигән нәтиҗә ясый, аның электр моторы сафтан чыккан, дип белдерә. Сатып алучы моның белән килешми һәм консультация сорап Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итте.