Әлмәт шәһәрендә биш инвалидлар иҗтимагый оешмасы эшли: Әлмәт районы инвалидлар оешмасы, шәһәрнең начар ишетүчеләр җәмгыяте, сукырлар җәмгыяте, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе, «Союз «Чернобыль» инвалидлар республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт районы бүлекчәсе.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында Мөслим һәм Бахта авылларында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату. Шунда ук авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар да үткәрелде.
2022 елның 1 сентябреннән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы Россия Федерациясе Законының 16 статьясына (алга таба-Закон) үзгәрешләр үз көченә керә. Мондый шартлар кулланучылар хокукларын кысырыкларга һәм аларны килешүләрдә генә чикләргә тиеш түгел. Үзгәрешләр 01.05.2022 елдагы 135-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелде. Федераль закон кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Ишегалдында август ае, тиздән 1 сентябрь. Мәктәпкә җыенырга вакыт җитте һәм, әлбәттә, мәктәп формасына сорау зур.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Арзан» сәүдә үзәгенең «Мәктәп формасы» бүлегендә профилактик чара үткәрде, анда үз эшләрен яхшы белүчеләр мәктәп формасын сайлау буенча киңәшләр бирделәр.
2022 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында әйләнештән тартып алынган 478,189 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция «Росспиртпром» АҖ вәкиленә тапшырылды. Бу продукция буенча судлар тарафыннан конфискацияләү турында карарлар кабул ителде.
Продукция Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посадский районында юк ителәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының цифрлы трансформация планы нигезендә (https//kb.cdto.center) белем бирү платформасы һәм Stepik онлайн-курслары конструкторы базасында квалификацияне күтәрү программасы буенча ике юнәлеш буенча укуларны уңышлы узды. Уку юнәлешләре «Цифрлы үсеш чоры: цифрлы трансформация нигезләре» һәм «Цифрлы трансформация. Тиз старт» темасына багышланган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар дәгъваларын судка кадәр тәртиптә хәл итү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен укытуга юнәлдерелгән эш алып бара. Әйтик, 2022 елның 16 августында Чистай территориаль органы консультанты тарафыннан «Скарлетт» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Спас районы КФҮ ДБУда кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар аңлатылды, әлеге тематикага төрле белешмәлекләр таратылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының төп чаралар планы нигезендә, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә Россия халыкларының мәдәни мирас елын үткәрү турында» 30.12.2021 елның 745 номерлы Указын тормышка ашыруга юнәлдерелгән чараларны үтәү максатында хезмәткәрләр, начальник Миләүшә Михеева җитәкчелегендә, Әлмәт районының Габдрахман авылында Туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
«Кега» транспорт тарарындагы продукцияне махсус маркалар белән маркировкалау буенча 2020 елның 1 апрелендә старт алган республика Эксперименты дәвам итә.
Эксперимент үзенең нәтиҗәлелеген ел саен җитештерү үсеше һәм сыра продукциясен ваклап сату күләмнәренең артуы белән раслый.
Әлеге Эксперимент кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә сыра продукциясе «кега» транспорт тарасында махсус маркалар белән маркировкаланган очракта гына сату рөхсәт ителә.