24 августта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим авылында хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.
Профилактик визит - ул контрольлек итүче затның эшчәнлек алып бару урыны буенча яки видеоконференцэлемтә аша әңгәмә рәвешендә дәүләт контроле органы үткәрә торган чара төре.
2022 елның 23 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы территориясендә булып кайтты.
Хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен һәм халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының тайпылышсыз үтәлеше сатып алучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы җайга салуның нигезе булып тора, аның нигезендә һәр кулланучы товарның тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсыз, товарны кире кайтаруга яки аны алыштыруга, сыйфатсыз товар белән бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә, шулай ук әлеге закон бирә торган башка гарантияләргә хокуклы.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә хәмер эчемлекләрен тыелган сәгатьләрдә сатулары турында гариза килде. Мөрәҗәгать итүченең бар эшләвен раслаучы видеосы һәм чегы да бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре 2022 елның 24 августында 07 сәгать 40 минутта үткәргән күчмә тикшерү барышында, бу кибеттә алкогольле продукция сату факты билгеләнмәгән. Шуның белән бергә сәүдә объекты эшли. Эш режимы турында мәгълүмат юк иде. Алкогольле продукция витриналарга һәм суыткыч җиһазларына куелган, бәяләре күрсәтелгән. Алкогольле продукциянең сату өчен билгеләнмәгәнлеге турында мәгълүмат юк, моны фото һәм видеоязма материаллары раслый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашу «сорау - җавап» форматында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2022 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, Биектау муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара уздырылачак.
Намуслылык, тугрылык һәм батырлык – бу мөһим кешелек сыйфатлары белән Россия Федерациясе Дәүләт флагы төсләре ассоциацияләнә.
Дәүләт флагы көнендә бөтен Россия буенча бәйрәм чаралары уза. Мөслимдә Мөслим урамнары буйлап велоузыш узды. Чарага төрле яшьтәге кешеләр күп килгән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Алинә Виноградова велоузышта катнашты. Мөслим халкын берләштерүче матур, күңелле бәйрәм булды.
Арча районы Апаз авыл китапханәсендә «Кулланучылар хокуклары»темасына китап күргәзмәсе-күзәтү үткәрелде. Анда кулланучылар базарында барлыкка килгән сорауларга, әйтик, сатучыларның (җитештерүчеләрнең, башкаручыларның) җаваплылыгына, товарларда җитешсезлекләр туганда кулланучылар таләпләрен үтәүгә кагылышлы сорауларга җаваплар табарга була.
Әтнә муниципаль районы Күбән авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Нурлат территориаль органы белгече белән берлектә, Татарстан Республикасы Нурлат районының Заречный бистәсендә урнашкан «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Лагерь Зур Чирмешән елгасы буенда урман зонасының матур урыннарында урнашкан. Чарада 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге алтмышлап бала катнашты.