ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Арча муниципаль районы КФҮ филиалында гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча халыкка консультация үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, Зәй муниципаль районы Урсай авыл җирлеге башлыгы катнашында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына хокукый ярдәм сорап телефон аша мөрәҗәгать иткән гражданка П. агымдагы елның июль азагында баласы өчен шактый кыйммәтле кесә телефоны сатып алган. Өч көннән соң товарда җитешсезлекләр барлыкка килгән һәм алар аны сатучыга сыйфатны тикшерү өчен илтеп тапшырганнар, ягъни телефонны сатучыга сыйфатны тикшерү өчен тапшыру турындагы документка кул куйганнар. Бүгенге көнгә кадәр телефон язмышы билгеле түгел, гәрчә бер айдан артык вакыт үтсә дә. Кулланучыга товарның сервис үзәгендә булуы һәм аның язмышын онлайн-форматта күзәтеп торуы турында хәбәр итәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
август, 2022 ел
җомга

Нурлат шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләре вәкилләре үз көчләре белән үстерелгән продукцияне саттылар. Ассортиментта яшелчә, җиләк-җимеш, өй эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашырганда, зыян китерү куркынычын, закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерүне кисәтү максатларында хокук бозуларны профилактикалау визиты кебек төрен куллана башлады. Беренче шундый чара Теләче районында «Зөфәр» ҖЧҖ сәүдә объектында узды.

Тэги: профилактика визиты

2022 елның сентябрендә гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча 10 нчы республика Олимпиадасы (алга таба - Олимпиада) старт ала, ул «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасына кушымта (алга таба - Программа) нигезендә оештырыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау турында Олимпиада

25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 24 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты белгече белән берлектә, «Строй Мастер» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә очрашу оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Җиһаз сатып алу процессы шактый озак һәм четерекле генә түгел, кыйммәт тә. Статистика буенча, җиһаз сатып алуга чыгымнар урта статистик гаилә чыгымнары арасында өченче урынны алып тора. Сатып алына торган җиһазларга чыгымнарның әһәмиятен, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия законнары үзенчәлеген исәпкә алып, җиһаз сатып алуның кайбер кагыйдәләрен белергә һәм мөмкин булганча сатып алучыларны хаталардан кисәтергә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт программасының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» подпрограммасына кушымтаның 2.1 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, ел саен гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау » темасы буенча республика Олимпиадасын оештыра.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International