ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара районының Нырты совхозында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

2
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 1 сентябрендә Теләче муниципаль районының Олы авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырып үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Менә мәктәп чоры да килеп җитте, димәк, уку елы дәвамында канцелярия товарларын традицион рәвештә сатып алу зарурлыгы туа. Һәр мәктәпнең әлеге товарларга карата үз таләпләре бар, чөнки бала өчен барлык әйберләрнең сыйфатлы булуы бик мөһим: каләм акмасын, дәфтәрләр яхшы сыйфатлы булсын, ә пластилин кулга ябышмасын. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау канцелярия товарлары

1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 31 августында Лаеш муниципаль районы администрациясендә 2022 елның 8 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Утырышта, комиссия әгъзаларыннан тыш, алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр вәкилләре дә катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Казан территориаль органында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Ессентукский источник» дигән пыяла шешәдә 0,45 л күләмендә спиртлы продукция сату очрагы билгеләнгән. Эш материалын төзү барышында гаепләнүче «pepsi» этикеткасы булган 1,5 литрлы спиртлы сыеклык салынган шешәне ирекле рәвештә биреде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Бу факт буенча тикшерү бара. Аңлатмада гражданка «көмешкәне шәхси ихтыяҗлары өчен тотам һәм көмешкә аппаратым юк» дип аңлатты.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Ел саен көзге традицион мәктәп бәйрәме - «Көз бүләкләре» яшелчә ярминкәсе безнең районда да җанлы темпта узды. Бу ярминкә - безнең мәктәп укучылары үстергән яшелчә продукциясен сатуга корылга. Биредә иң арзан бәяләр куела. Монда җиләк-җимеш, яшелчәләр, төрле эшләнмәләр сатып алырга мөмкин. Әлеге чарада район халкы актив катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

31
август, 2022 ел
чәршәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучыларның гаризаларын турыдан-туры карап кына калмыйча, сатучыларның һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең белемен арттыруга да игътибар итәргә кирәк. Сәүдә объектларында теге яки бу товарны сайлаганда, һәр кулланучы сатучыга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шуңа бәйле рәвештә сатучы сәүдә өлкәсендәге законнарны, кулланучы хокукларын, сатучы бурычларын һ. б. белергә тиеш.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

30
август, 2022 ел
сишәмбе

Кадерле Татарстанлылар! Хөрмәтле дуслар!

30 августта Татарстанда республикасы оешкан көн билгеләп үтелә.

Нәкъ менә шул көнне 1990 елда республика Югары Советы Татарстан ССР суверенитеты турында Декларация кабул итә.

Бәйрәм уңаеннан барыбызга да уңышлы гөрләп үскән илдә яшәргә телим! Гаиләдә муллык һәм мәхәббәт, иминлек һәм уңышлар насып булсын! Татарстаныбыз тагын да баерак булсын!

Тэги: Республика көне

29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Укучыларның куллану белемен арттыруга багышланган озак сроклы максатчан программа чараларын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе инде беренче ел гына гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белеме нигезләре буенча республика олимпиадасын үткәрми.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International