Көнкүреш химиясе продуктлары - милекне саклау өчен эшләнгән чаралар. Көнкүреш химиясе чараларын куллану хисабына фатирны яки транспорт чарасын җыештыру вакыты шактый кыскара. Алар теләсә нинди тапны тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп юкка чыгарырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта моның өчен күп көч куярга кирәкми, ә көнкүреш әйберләре үз төсен саклап калачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Чистай территориаль органы 2022 елның 6 ае эш йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең районара утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларның аң-белемен, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинар үткәрде.
2022 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Мөслим муниципаль районына эш сәфәре барышында алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баручы берничә сәүдә объектында булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Марат Солтанов Мөслим муниципаль районы гражданнарын шәхси кабул итте. Кабул итү барышында Марат Робертович район халкының проблемаларын тыңлады һәм гражданнарга аларның чишелешләренең эзлеклелеген аңлатты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны күчмә кабул итүне уздырды. Кабул итү авыл җирлеге башлыгы катнашында үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кишет авылында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Тукымалар дөньясы» кибете хезмәткәрләре һәм кулланучылары белән профилактик чара үткәрделәр.
Әтнә районында Филатова В.Г. сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләрен өйрәтү буенча чара үткәрелде.
Сатучыга һәм эшкуарга кибетне товарларны сатуга әзерләргә кирәклеге турында тәртип аңлатылды: төргәкнең атамаларын, сортларын, бәяләрен, төргәкләү торышын һәм маркировкалауның дөреслеген тикшерергә