Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш районы кулланучылары һәм эшкуарлары өчен күчмә чара үткәрде. Сәфәрнең максаты - төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү һәм кулланучылар базары мәсьәләләре буенча профилактик эш алып бару.
..Барлык дәрәҗәдәге чиновниклар үз нәтиҗәлелеген арттыру белән кызыксынырга һәм конкрет нәтиҗә алуга катгый омтылырга тиеш. Дәүләт хезмәтенең бөтен системасы нәкъ менә шундый мантыйкта төзелергә тиеш.
(Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Федераль Собраниегә Юлламасыннан, Мәскәү, 2018 елның 1 марты)
2022 елның 10 августында Саба районының Эзмә авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров катнашында Алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-укулар үткәрелде.
2022 елның 9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка Н. кулланучылар хокукларын яклау турында закон өлкәсендә хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның өлкән туганы өенә килгән «Тартмачылар»дан компьютер өчен күзлекләр һәм вак-төякләр сатып алган. Товарлар шактый зур суммага чыккан.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер шәхси йорттан 0,5 л күләмендә спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Эш материалын төзү барышында пенсионер спиртлы сыеклык салынган тагын өч литрлы банканв үз теләге белән бирде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
2022 елның 10 августында Теләче муниципаль районының Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Агымдагы елның август аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районының күп функцияле үзәге хезмәткәрләре һәм килүчеләре өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чаралар «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын үтәү йөзеннән үткәрелә.
Балны, билгеле булганча, умарта кортлары үсемлекләр нектарыннан җитештерәләр. Кайчагында бал өлгермәгән була. Мондый продуктта бик күп дым һәм ул шуңа күрә тиз зчеп чыгат. Өлгермәгән балның саклаганда ике катлам барлыкка килә: аскы өлеше кристаллана к, ә югары өлеше – сиропка охшаш. Өлгермәгән балны сату өчен, намуссыз умартачылар аны 80 градуска кадәр җылыталар. Мондый бал азык-төлек катнашмасына әверелә һәм барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент – диастазын югалта.
Коррупциягә каршы пропаганда максатында физик һәм юридик затларның коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыгы турында мәгълүмат җиткерәбез.
Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар коррупциячел хокук бозулар кылган өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә җинаять, административ, гражданлык-хокукый һәм дисциплинар җаваплылык тоталар.