ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2025 ел
сишәмбе

15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районы Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәдә башкарма комитет белгечләре өчен укыту чарасы үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәрендәге Хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очраштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай районының Александровка авылы халкы белән очрашу оештырды.  

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспециясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Әлки районының «Мирас» кибетендә консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр.  Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләргә багышланган иде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Совет районының «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Тормыш сөючеләр» проекты кысаларында өлкән буын кешеләре өчен түгәрәк өстәл узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Зәй муниципаль районының Кадыйр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре оештырган чара узды. Эльвира Милочкина һәм район ветераннар Советы Рәисе Алексей Алексеев Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында 7 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10
март, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнодзор идарәсе белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Нурлат шәһәрендәге 3 нче мәктәпнең 9-10 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча укыту чарасы үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын үтәү йөзеннән, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен комплекслы күчмә чаралар оештырып, җирле үзидарә органнары белгечләре белән очрашалар.  Әлеге очрашулар барышында җирле үзидарә органнары белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча укулар үткәрелә.

Тэги: кулланучылар хокукы

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 38 китапханәдән тора: шуларның 36сы авыл китапханәләре-филиаллар, үзәк китапханә һәм үзәк балалар китапханәсе.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре үзәк китапханә базасында консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International