2017 елның 23 мартында полиция хезмәткәрләре Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә яшәүче 41 яшьлек бер ир-ат “иярләгән” автомобильне туктаткан
Хәзерге вакытта бөтен Россия Федерациясе территориясендә РФ Баш дәүләт санитар табибының халык телендә “фанфурик” дип йөртелә торган спиртлы продукцияне ваклап сатуны туктатып тору турында карары гамәлдә булып килә
Бүгенге утырышта регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия депутатлары Чаллы шәһәрендә алкогольле продукция әйләнешен җайга салу мәсьәләләрен карады
Менделеев шәһәрендә яшәүче бер ханым үз хокукларын яклау максатыннан, тәгаенләп әйткәндә, сыйфатсыз телефон өчен түләнгән 2900 сум күләмендә акчасын кире кайтарып алуга ярдәм итү үтенече белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте
2017 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат шәһәрендә сәүдә объектларының алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрне үтәвенә мониторинг үткәрү барышында бер кафеда «Миллер» сырасын савытын ачмаган килеш сату (урамга алып чыгып китеп эчү өчен) фактын билгеләде
Агымдагы елда Әлмәт, Азнакай, Лениногорск шәһәрләре мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары анкета чараларында катнашты
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы җирле бүлеге белгечләре Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2017 елның 1 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән Чаллы шәһәрендә Яңа шәһәрдәге 1/16 йортта урнашкан бәлале сәүдә ноктасы ябылды. Ни өчен бәлале, чөнки биредә озак вакытлар буе халык телендә “фанфурик”лар дип аталып йөртелгән “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сатып ятканнар
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын үтәү кысаларында Тукай муниципаль районының Түбән Суыксу авылы урта мәктәбе 9-11сыйныф укучылары өчен семинар үткәрде