Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Гвардия урамы, 53Б адресы буенча урнашкан сәүдә рәтләре территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыруга юнәлдерелгән семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Юлбат авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Богородский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча Кече Талкыш авыл җирлегендә яшәүчеләрне күчмә кабул итте. Шунда ук авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку оештырылган иде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча МЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «М» кибетендә шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең (сыра һәм сыра эчемлекләренең) гомуми күләме 13 атамада -279 шешә тәшкил итте.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне халык арасында массакүләм пропагандалау максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарны кабул итә.
Чираттагы очрашу Балтач муниципаль районының күпфункцияле үзәгендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кайнар линия» телефонына гражданин алкоголь кибетләренең берсендә аның тарафыннан шешә ватылуы һәм аның өчен түләргә мәҗбүр ителүе турында мөрәҗәгать керде.
- Бу гамәл хокукый яктан дөресме һәм минем акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хакы бармы? - дип сорый гражданин.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар бәхәсләрен судка кадәр тәртиптә хәл итү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылындагы «Фермерское» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары оештырды.
2025 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Баландыш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәрделәр.