Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2024 елның 4 кварталында федераль форматта декларацияләр кабул итү срокларын искә төшерә. Декларацияләр 2025 елның 20 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij).
Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Олимпиада безнең республикада инде уникенче ел уздырыла. Мәктәп укучыларының алган кулланучылар белемнәре аларга күптөрле хезмәтләр һәм товарлар буенча ориентлашырга, дөрес итеп товарлар сайларга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк.
Республикада ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы уза. Олимпиада нәтиҗәләре муниципаль берәмлекләрнең тәрбия эше буенча эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингына кертелгән. Быел Олимпиадада Чистай территориаль органы карамагындагы районнардан751 укучы катнашты.
Бу көннәрдә Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына оештырылган Олимпиада номинантларын һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Яңа елга багышланган «Теләкләр чыршысы» акциясе изге гамәлләр кылырга әзер меңләгән кешене берләштерә. Алар хәйрия акциясендә катнашалар, балаларга изге теләкләрен үтәргә һәм Яңа елга бүләк алырга ярдәм итәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга журналистлар арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Журналистларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, КФУ ИСФН журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин котладылар.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында баш белгеч-эксперты белән берлектә Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов «Татар-информ» электрон басмасы журналистына ведомствоның узып баручы елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган интервью бирде. Әңгәмә барышында ул инспекциянең казанышлары турында җентекләп сөйләде, шулай ук якын киләчәккә ведомство алдында торган төп бурычларны билгеләде.
21 декабрьдә Тәтеш шәһәрендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Районның авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр сатып алучыларга парлы ит, балык, сөт продукциясе һәм яшелчәләр тәкъдим иттеләр. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре сатуга ашлык һәм печән куйдылар.