ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Дачный авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре тыл хезмәтчәннәрен котлады. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә сугыш ветеранының тол хатыны Николаева Елена Петровнаны һәм тыл хезмәтчәне Ведяйкин Виктор Степановичны Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Тэги: Бөек Җиңү көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районы буенча территориаль бүлеге белән берлектә Түбән Кама шәһәренең 26 нчы мәктәбендә «Акыллы кулланучы» дигән ачык дәрес үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9 Май бәйрәме алдыннан Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрделәр. Ял итүчеләр белгечләрнең лекциясен тыңладылар, куллану мөнәсәбәтләре өлкәсендә төрле темаларга сөйләштеләр, РФ законының 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы берничә статьясын тикшерделәр 

Тэги: Бөек Җиңү көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Нуринер авылында урнашкан «Чаткы» кибетендә «Хыял» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Кибәче авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча да хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: гражданнарны кабул итү

9 май  - илебездә иң әһәмиятле һәм хөрмәтле бәйрәм. 79 ел элек бу көнне күптән көтелгән  Җиңү! сүзе яңгыраган. Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы, каһарманлыгы һәм ныклыгы символы буларак тарихка мәңгегә кергән.

Тэги: Бөек Җиңү көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим районында халыкка азык-төлек һәм эчемлекләр белән ваклап сату буенча хезмәт күрсәтүче эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы субъект вәкиленә (ИП Закиров А.Г.) карата профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик визит

7
май, 2024 ел
сишәмбе

Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре үзәкнең ял итүчеләре белән очраштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең даруханәләренең берсендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International