Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районы Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов катнашында, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «М.» кибете хезмәткәрләре белән очрашу үткәрделәр.
Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап хатын-кыз мөрәҗәгать итте:
- Фатирда ремонт ясау өчен фирма ялладык. Кабул иткәндә җитешсезлекләр табылды, кимчелекләргә карата дәгъва язылды. Алар мин күрсәткән вакытка бернәрсәне дә үзгәртмәделәр. Миңа үз хокукларымны якларга нинди законнар ярдәм итәчәк?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара районы территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәр А.М. Мөхәммәтҗанов һәм «Кронос» ҖЧҖ азык-төлек кибетләре сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Өлкән яшьтәге гражданнарның кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Аксубай муниципаль районының «Нежность» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә чираттагы укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре КФҮ Лаеш филиалында семинар һәм кизү тору үткәрде.
Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ял итүчеләр белән чара үткәрделәр һәм кулланучылар хокуклары турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Бердәм Россия» партиясенең Теләче җирле бүлекчәсенең Җирле Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү үткәрде. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату
«Казан» Агросәнәгать паркында «Россия-Ислам дөньясы: «KazanForum»XV халыкара икътисадый форум» кысаларында уздырылган Kazan Halal Market Халыкара Хәләл – ярминкәсе узды.
Татарстанда «Хәләл» стандарты буенча 100 дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче бар, алар якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Алсу Мулланурова, төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт районының Калейкино авылындагы сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.