Һәр кулланучы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итсә, үз хокукларын яклый ала.
Кулланучылар хокукларын яклау көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә. Ел саен бу көннең үз темасы бар. Быел ул экологик чиста энергиягә күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтүгә багышлана. Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Ершова, Роспотребнадзорның беренче разрядлы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлова һәм район башкарма комитетының бухгалтерлык хисабы һәм хисап бүлеге әйдәп баручы белгече Лиана Мельникова һәм «Сельская новь» газетасы журналисты белән берлектә ТР Аксубай муниципаль районы сәүдә нокталарына рейдлар ясадылар.
16.03.2023 көнне Казан территориаль органы хезмәткәрләре өчен чираттагы хезмәт әзерлеге дәресе үткәрелде.
Хезмәт әзерлеге - хезмәткәрләрдә һөнәри әһәмиятле һәм әхлакый-ихтыяр сыйфатларын формалаштыруга, шулай ук алар тарафыннан яңа белем һәм күнекмәләр алуга, аларның шәхси сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән чараларның берсе.
2023 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин Саба муниципаль районы Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Агләмҗанов катнашында халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Чуваш Республикасы Икътисади үсеш һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләренең эшлекле очрашуы узды.
Ел саен март аенда китапханәләр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрә. Быел Түбән Каманың күп кенә китапханәләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә кушылды һәм «Грамоталы кулланучы» акциясен үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» Үзәге 15 мартта кунаклар кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, ТР Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белгечләре белән берлектә «Изгелек» реабилитация үзәге ял итүчеләре өчен чара үткәрделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Азнакай районы КФҮ ДБУ филиалы бинасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча килүчеләр өчен консультация өстәле оештырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең өлкән белгече Лилия Мурзина һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина үткәрде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, 2023 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан кооператив институты студентлары өчен семинар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Кубас төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУда 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырылды.
Ел саен 15 мартта дөньяда кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Без барыбыз да товарлар һәм хезмәтләр кулланучылар ролендә күп тапкырлар булдык, чөнки без көн саен товарлар сатып алабыз, транспортта йөрибез, коммуналь, медицина һәм башка хезмәтләрдән файдаланабыз. Әмма безнең хокукларыбыз еш кына бозыла, ә аларны яклар өчен үз хокукларыбызны белергә кирәк.