Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча чаралар үткәрү барышында Сарман районы авыл кибетләренең берсендә билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка («Пшеничная» аракы этикеткасы) алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Алынган продукциянең гомуми күләме кырык литр тәшкил итте, ул, эш материаллары белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Биектау районының Каенлык авыл җирлегендә күчмә кабул итү үткәрде.
Кулланучылар мөрәҗәгатьләрен караганда еш кына йорт җиһазы сатып алганда, сатучыларның законда яки башка хокукый актларда билгеләнгән кагыйдәләрне бозуы ачыклана. Хокук бозулар азрак булсын өчен, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Аксубай районында җиһаз салонының берсендә хезмәткәрләр, шулай ук аксубайлылар өчен кулланучылар законнары өлкәсендә мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән даими рәвештә аңлату эшләре алып бара.
Профилактик чара Яр Чаллы шәһәренең «Арзан» сәүдә үзәгендә «Теләсә кайсы стильле аяк киеме» сәүдә ноктасында үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеченең Зәй районында пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар белән очрашуы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узды. Мондый чараларның максаты - кулланучылар хокукларын яхшырак белергә һәм үз мәнфәгатьләрен якларга, алдауларны булдырмаска, мошенниклар йогынтысына эләкмәскә, финанс белемен арттырырга ярдәм итү. Нәрсә ул финанс белеме?
Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Чирмешән районында күңел ачу - танып-белү характерындагы чаралар күп булды. Мәсәлән, Чирмешән муниципаль районының опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен уен программасы әзерләгән. Әлеге бәйрәмгә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Балаларны яклау көне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашында үткәрелде. Өлкәннәр бу көнне истә калырлык, якты сүрелмәслек итеп узсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар. Бәйрәм уен формасында, төрле конкурслар, табышмаклар һәм мәзәкләр белән узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте: гарантия срогы дәвамында ноутбукта җитешсезлекләр ачыкланды, кибеткә гарантия ремонты өчен тапшырды. Квитанциядә күрсәтелгән ремонт вакыты - 45 көн үтте. Мин ноутбуктан баш тартып, түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итә аламмы?
Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына баласына велосипед сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз киңәш сорый: сатып алынган велосипедны алыштырырга мөмкинме - чөнки без артык биек велосипед сатып алдык, балага туры килми? Белгечләр, әни кешене тыңлап, мотовелотоварлар - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә, дип аңлаттылар. Шулай итеп, тиешле сыйфатлы велосипед сатып алынган, ул күләме буенча туры килмәгән икән, алмашырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел.
1 июньдә Әлмәт шәһәренең «Сәламәтлек» паркында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чарада катнаштылар.
Чара барышында катнашучыларга балаларга финанс грамоталылыгының нигә кирәклеге аңлатылды. Финанс белеме - ул акча белән яши белү, аңлы рәвештә бурычлардан баш тарту, икътисади процессларны аңлау һәм аларга аңлы рәвештә кертү күнекмәләрен үстерү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Геннадий Шишков Питрәч муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкка мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинарлар һәм кизү торулар үткәрде.