Язмача, телдән һәм коллектив мөрәҗәгатьләрне карау, шулай ук гражданнарны кабул итү - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе. Халык мөрәҗәгатьләренә җитди һәм якын килеп игътибар бирелә, алар анализлана, өйрәнелә, тикшерелә, контрольгә алына. «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 59-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гражданнар шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына индивидуаль һәм күмәк мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
2022 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы филиалында консультация пунктында кабул итте. Аның барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, тиешле сыйфатта булмаган товарлар сатып алганда барлыкка килгән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе, техник яктан катлаулы товарлар сату үзенчәлекләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Чытырчы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан чыгып, гражданнарны күчмә кабул итү һәм Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә шәһәренең сәүдә объектларына барып кайтты. Сәфәрнең максаты - кулланучылар базары мәсьәләләре буенча төрле юнәлештәге мониторинглар һәм профилактик эшләр үткәрү. Белгечләр шәһәрнең 7 сәүдә объектын колачлады.
2022 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районы Олы Нырсы авылында гражданнарны кабул итте. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру, гражданнарга дәүләт, һәм кулланучылар хокукларын иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат җиткерү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 2022 елның 8 июнендә, халыкның кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Арча-информ кунаклары белән аңлату әңгәмәсе үткәрде.
07.06.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Геннадий Шишков Биектау муниципаль районының кайбер сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.
Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылында урнашкан ШЭ Габдрахманова Г.М. сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Зөһрә Гыйльметдинова кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен белем бирү семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы адресына 2022 елның гыйнварыннан алып хәзерге вакытка кадәр кухня гарнитурларын һәм матрасларны сату-алу шартнамәсе буенча йөкләмәләрне үтәмәү факты буенча бер үк сатучының гамәлләренә карата шикаять белән 4 мөрәҗәгать килде.
Ремонт эшләре планлаштырганда еш кына кирәкле әйберләрне артыгырак сатып алабыз. Чөнки теге яки бу материал җитмәгән очракта аны ашыгып эзләп чабасы булмый. Әмма бу өстәмә чыгымнар таләп итә һәм калган материаллар тиз арада кирәк тә булмаска мөмкин.