Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле Татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең динамик үсештәге субъекты. Анда безнең илнең үзенчәлекле этномәдәни күптөрлелегенең бөтен палитрасы ачык чагыла. Безнең барлык уңышларыбызның нигезендә татарстанлыларның зур иҗади хезмәте ята. Татарстан Республикасында кешеләр турында кайгырту һәм кешенең үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру өстенлекле булып тора.
Республика көне - күпмилләтле Татарстанны берләштерә торган бәйрәм.
Татарстан Республикасына чын күңелдән – чәчәк атуын, ә аның халкына ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык телим!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Гаилә» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге тарафыннан оештырылган «түгәрәк өстәл» утырышында катнашты. «Түгәрәк өстәл» эшендә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Төнлә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю җирле сәүдә челтәрләре тарафыннан еш бозыла. Законны бозучыларны, әйтик, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша шикаять бирү юлы белән җаваплылыкка тартырга мөмкин. Зәй кибетләренең берсендә 22 сәгатьтән соң хәмер сатуга шикаять белән мөрәҗәгать итеп, ике гражданин әлеге системадан файдаланды.
2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Агроторг» ҖЧҖ, «Тандер» АҖ, «Глобус Маркет» ҖЧҖ, «АОР» ҖЧҖ, «Хыял» ҖЧҖ, «Алкомаг №1» ҖЧҖ, «Манусаджян Л. Р.» ИП азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
2021 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
Кулланучылар хокуклары - кеше хокукларының аерылгысыз өлеше, ә аларны саклау - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Бу өлкәдә законнар даими камилләшә, хокукый яклауның яңа механизмнары барлыкка килә.
Шуның белән бергә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы бәхәсләр буенча эшләр саны һәрвакыт югары булып кала бирә, бу исә суд тарафыннан яклау кирәклеге турында сөйли.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән киңәшмәләр, консультацияләр, укыту семинарлары оештыру һәм үткәрү юлы белән даими рәвештә консультация-аңлату эшләре алып бара. Мөслим муниципаль районы белгече район территориясендә азык-төлек товарлары белән сәүдә итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Семинарда сәүдә предприятиеләреннән 13 вәкил катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә муниципаль районының «Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән август ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.