27 август көнне Лениногорск шәһәрендә Ю. Гагарин исмемендәге «Җәйге уку урамы» кысаларында укучылар өчен «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» дип аталган викторина үткәрделәр. Чара башында балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә корылды, балалар исә юл йөрү кагыйдәләре буенча катлаулы сорауларга җавап бирделәр, рәсем конкурсында катнаштылар.
Тормышыбызда бер генә тапкыр булса да безнең һәркайсыбыз сатып алынган товарның сыйфатсыз булуы белән очрашкандыр. Берәүләр, бу очракта, җитештерүчене яки сатучыны хурлап, сыйфатсыз товарны тотып ата, ә икенчеләре үз хокукларын ахыргача яклаячак, хәтта судка мөрәҗәгать итәргә туры килсә дә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре башкарма комитет һәм Татарстан Республикасы буенча РПН ТОУ вәкилләре белән берлектә Алексеевск муниципаль районының 1 нче урта мәктәбендә Белем көненә багышланган мәктәп линейкасында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучылар «экспертиза» һәм «сыйфатны тикшерү» кебек киң кулланыла торган терминнарга аңлатма сорап мөрәҗәгать итәләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба – Закон) товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, товарның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза үткәрергә мөмкин дип билгели.
Полиция хезмәткәрләре көмешкә белән сәүдә итеп хокук бозучыларга каршы максатчан көрәш алып баруларын дәвам итәләр. Рейдлар - бу көрәшнең бер ысулы.
Түбән Кама муниципаль районы территориясендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең «Кама Аланы» полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 л. күләмендә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Әлеге факт буенча тикшерү бара. Гражданка үз гамәлен «көмешкәне шәхси максатлары өчен әзерләдем, тик аны сатырга бик нык үтенделәр, 0,5 л. көмешкәне 250 сумга саттым», дип аңлата. Ул үз хатасын таный һәм кичерүне сорый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе укучыларның кулланучылар белемен арттыруга багышланган озак сроклы максатчан программа чараларын үтәү йөзеннән, гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча республика олимпиадасын инде беренче ел гына уздырмый.
Яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Балалар дөньясы» сәүдә үзәге янында чираттагы кизү тору үткәрделәр, анда ата-аналар яңа уку елына мәктәп формасын сайладылар.
2021 елның 31 августында, РФ Хөкүмәтенең «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында» 28.09.2015 елның 1027 номерлы карары һәм продукцияне һәм (яки) предметларны юкка чыгару өчен алып баруны һәм кабул итүне гамәлгә ашыру кирәклеге турындагы гаризалар нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында "Росспиртпром" АҖ вәкиленә 862,84 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 нче елны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Аның максаты - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 статьясы нигезендә, башкаручы кулланучыга кирәкле һәм дөрес мәгълүматны бирергә тиеш.
Финанс (банк) хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге гади гражданнар өчен бик катлаулы булуын исәпкә алып, хәзерге вакытта кулланучылар-гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында законнар үзгәртелә.