Алабугада сыра сату вакытын чикләүне бозу факты ачыкланды.
«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән алкогольле продукцияне ваклап сатуны 22-00 сәгатьтән 10-00 сәгатькә кадәр тыю билгеләнгән.
Август азагы, ата-аналар һәм аларның балалары - беренче сыйныф укучылары өчен күңелле мәшәкатьләргә бай, чөнки мәктәпкә әзерлек бик җаваплы һәм дулкынландыргыч мизгел. Мәктәпкә кирәкле күп кенә товарлар сатып алырга өлгерергә кирәк, ә букча – иң кирәкле әйбер!
2021 елның 24 августына «кега» транспорт тарасында китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм медовуха җитештерү, төяп җибәрү һәм бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) чагылдыру Экспериментында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 50 дән артык предприятие катнаша.
«Гознак» АҖ сыра продукциясен маркировкалау экспериментында катнашучылар адресына 2,1 млн. данә махсус марка төяп озаткан.
2021 елның 23 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасында (Вишневский ур., 10 йорт) чара үткәрде.
2021 елның 23 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Пятерочка», «Фасоль» һәм «Глобус Маркет» сәүдә челтәрләренең хуҗалык итүче субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләренә Казан шәһәре базарларының берсендә чираттагы кизү тору үткәргәндә гражданка мөрәҗәгать итте:
- Улым 1 сыйныфка керә, әле яңа гына ачылган заманча мәктәпкә. Ата-аналар белән җыелышта без күрсәтелгән кибеттә һәм күрсәтелгән артикуллар буенча гына, үз вакытында мәктәп гербының шевроны белән мәктәп киемен сатып алырга тиешлегебезне җиткерделәр һәм сәүдә челтәрен (аның исеме, адресы, социаль челтәрдәге төркеме, телефоны) күрсәттеләр. Мәктәп ата-аналардан конкрет кибеттә һәм конкрет артикуллар буенча гына мәктәп формасын сатып алуны таләп итә аламы?
2021 елның 20 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Югары Толыш авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Яхшы, өлгергән карбыз эре, кабыгы төсе ачык һәм контрастлы, карбыз яткан якты таплар максималь дәрәҗәдә сары, хәтта кызгылт сары булырга тиеш. Карбыз кабыгына тырнак җиңел үтеп керсә, ул өлгермәгәнлеген аңлата. Уч төбе белән бәргән очракта өлгергән карбыз калтырап тора, бармак белән бәргәндә - уртача яңгыравыклы тавыш чыгара. Карбызның эче кызыл төснең төрле вармантларынад булырга мөмкин, өлгергән орлыклар кара яки коңгырт төстә. Җимешнең консистенциясе сусыл, татлы һәм зәвыклы.
2021 елның 19 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде.
Татарстан Республикасының «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасына Яр Чаллы шәһәренең бер сәүдә объектында озату документларыннан башка гына сыра сату турында гариза килде.