Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында яшәүчеләр өчен гражданнар кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы шәһәренең 37 комплексында урнашкан сәүдә объектында контрольлек чаралары үткәрү барышында, «Стоматология» медицина оешмасы белән янәшә урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләре) сатуда булу факты ачыкланды. 105,18 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече кибет җитәкчесе һәм сатучылары өчен «Хыял» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча укулар үткәрде. Чара барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шул исәптән сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында аларны дөрес сайлап алуны тәэмин итә торган мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булуы турында аңлатылды; үлчәүле товарлар һәм икмәк-күмәч әйберләре сату кагыйдәләре турында.
«Әлмәт ТВ» телекомпаниясе 2020 елда «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту» республика конкурсында җиңүче булды. Беренче урынны ул «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда оригинальлек өчен» номинациясендә алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 6-Подпрограмма чараларын тормышка ашыру кысаларында кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы даими рәвештә үткәрелә. Халыкның кулланучылар һәм хокукый белемен арттыруга юнәлдерелгән превентив чараларга зур игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат җиткерү һәм агарту белгечләр алдында торган өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
2021 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшмәкәр В.В. Елисееваның «500 вак – төяк» кибетендә семинар үткәрде.
Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт 2021 елның 18 гыйнварыннан Росалкогольрегулирование хезмәткәрләренең лицензия алырга теләүчеләргә яки лицензиатларга этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә законнарда каралган лицензия таләпләренә туры килү-килмәүгә карата планнан тыш күчмә тикшерүләр уздырганда гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять бирү мәсьәләләре буенча «ышаныч телефоны» эшли башлавын хәбәр итә. Росалкогольрегулированиенең «ышаныч телефоны» номеры: 8-800-234-01-29.
«Россия Почтасы» үз бүлекчәләрендә сыра сату буенча экспериментны туктатты, бу хакта 21 гыйнварда компаниянең матбугат конференциясе барышында генераль директорның операция идарәсе һәм ваклап сату буенча урынбасары Михаил Волков сөйләде.
2020 елда Россиядә алкоголь җитештерү 8,9% ка кимегән, еллык чагыштырганда 82,1 млн декалитрга кадәр (дал). Статистика сыра, сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм медовуханы исәпкә алмыйча китерелгән, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау милли берлеге.
2021 елның 18 гыйнварында Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оштырылды. Әлеге чарада Арча муниципаль районының Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин һәм җирле үзидарә белгечләре катнашты.