Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында әлеге тематикага багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.
Һәр ата-ана үз балаларын ярата һәм алар өчен иң яхшы, иң сыйфатлы кием, аяк киеме, уенчыклар белән тәэмин итәргә тели. Россия Федерациясе Хөкүмәте ата-ана булып торучы гражданнарның үз балалары өчен сыйфатлы продукциягә хокукларын ныгытты. Әлеге хокук РФ Гражданнар кодексында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1998 елның 7 февралендәге РФ законында, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре белән беркетелгән.
Балалар яки офис өчен сатып алынган канцелярия кирәк-яраклары ошамаган яки ниндидер сәбәпләр аркасында туры килмәгән яки сыйфатсыз булып чыккан икән, нишләргә? Мондый товарларны кире кибеткә кайтарып буламы? - мондый сорауларны еш кына гражданнар да, канцелярия товарлары сатучылары да бирә.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Anti-Corruption Day) ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә.
Бу көнне, 2003 елның 9 декабрендә, Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясе (БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 31 октябрендә кабул ителде) кул кую өчен ачылды.
2020 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Оренбург тракты, 138 адресы буенча урнашкан «Эдельвейс» гипермаркетында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар-дежурлык үткәрде.
07.12.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан чыгып, «Лига-М» ҖЧҖ кибетендә булды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен бәйрәм итү кысаларында Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең расланган планы нигезендә чаралар үткәрде.
2020 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Айрат» ҖЧҖ кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.
2020 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Лайт» ҖЧҖ кибете территориясендә кулланучылар өчен семинар үткәрде.
2020 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты ачыкланды. 305,05 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.