ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында Түбән Кама шәһәрендә юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) буенча чаралар үткәрүгә йөкләмә кысаларында, 2020 елның 6 июлендә, бер көнне, алкогольле продукция – сыра сату вакытын бозуның 4 очрагы ачыкланды. 


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Әгерҗе муниципаль районында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Баженова О. А. рәислегендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

"Кулланучы кем ул?" Бу сорауга Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучылары тулы җавап алдылар.

2020 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, каникуллар чорында, ZOOM ярдәмендә, югарыда күрсәтелгән мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән «Кулланучы һәм аның хокуклары»дигән темага онлайн дәрес үткәрде.


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк

Хәзерге шартларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр риск төркемендә торалар. Шуңа күрә әлеге категория кулланучылар белән эшләү аерым якын килүне таләп итә. Агарту эшләре: өлкәннәр өчен даими үткәрелә торган лекцияләр, семинарлар һәм «консультация өстәлләре» кулланучылар буларак аларның хокукларын бозуга бәйле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. 


3
июль, 2020 ел
җомга

2020 елның 3 июлендә видеоконференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның биш ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева, Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирен Миннебаев белән берлектә, авыл торак пунктларында җирле халыкка ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында хезмәт ветераны Шәйхетдинов Йосыф Шәйхетдин улы (эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Ләйсән Фокееваның бабасы) белән онлайн форматта очрашу үткәрде, ул үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде. Авыр сынаулар сугыш чорының башка күп кенә кешеләре кебек үк, бу шәүхес өлешенә дә туры килә.

Коррупция белән бәйле җинаятьләрнең күпчелеге бюджет акчаларын үзләштергәндә, шулай ук сәүдә оештырганда, милек белән идарә иткәндә, контроль-ревизия һәм хокук саклау эшчәнлеге вакытында ачыкланган, дип хәбәр итте Генераль прокуратура.

 


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурсның йомгаклау этабы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International