ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «Алкогольле продукция әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контролен көчәйтү буенча чаралар турында» гы Указы нигезендә, 1997 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары төзелде. Алар җиде: Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай территориаль органары.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Меценат»ҖЧҖ универсаль сәүдә комплексы территориясендә берничә профилактик чара үткәрде. Озак вакытлы чикләү чараларыннансоң, Яр Чаллыда халык кулланышы товарларын сатучы предприятиеләр яңадан эшли башлады. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән бәйләнешсез контроль чаралар үтәү барышында стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату фактын ачыклады.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә республика территориясендә сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча эксперимент кысаларында БДАМСта, күпләп һәм ваклап сату оешмаларының исәп системаларында маркировкаланган продукцияне чагылдыру өчен программа тәэминатын эшләү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында кулланучылар хокукларын яклау буенча гражданнар арасында сораштыру узды.

Респондентларның 84% ы әлеге өлкәдә хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салучы Законның барлыкка килүе турында хәбәрдар икән, гражданнарның 16% ы аның турында берни дә белми, сораштырылучыларның чиреге хәтта үз хокуклары турында сөйли дә алмады. 

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Зәй муниципаль районында сәүдә өлкәсендәге законнарны үтәү буенча профилактик чара кысаларында «Впрок» кибете хезмәткәрләре белән очрашты. Бүгенге көндә кешеләр еш кына вакытны янга калдыру максатыннан товарлар ассортименты киң булган кибетләрдән файдаланырга тырыша. «Впрок» кибетләре челтәре ассортиментында 50 меңнән артык товар бар, шул исәптән көнкүреш химиясе товарлары да.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы "Кайнар линия" телефонына консультация бирүне сорап кулланучы шалтыратты: тротуар плитәләрен салу буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтелде, кулланучы хокукларын яклау буенча мин нишләргә тиеш?


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Расланган график нигезендә, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Комиссия эшендә Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы, авыл җирлекләре башлыклары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре һәм алкоголь продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.

Гражданнар мөрәҗәгате буенча “кайнар линия”гә килгән хәбәр нигезендә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама сәүдә нокталарының берсенә чыкты. Кулланучыдан килгән хәбәр сыра эчемлекләренә тәкъдим ителә торган үлчәп салынган продукциядә товар турында нинди дә мәгълүмат юклыгы турында иде.

Татарстан Республикасы – Россиядә сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча әйдәп баручылар исемелегндә һәм бүгенге көндә җирле товар җитештерүчеләр хисабына үзен тулысынча сөт продуктлары белән тәэмин итә ала торган регион. Шундый җитештерүчеләрнең берсе – Баулыдан Садыйков Равил Әхсән улының «Баулы сөте» крестьян-фермер хуҗалыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International