ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Тәтеш районы территориясендә алкогольле продукцияне сату вакытында чикләүләрне үтәүне тикшерү барышында алкогольле продукцияне сату вакытын бозып, җитештерү һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы товар-озату документларыннан башка гына сыра сату фактын ачыклады

Иртәгә, 2 июнь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны шәхси кабул итәчәк.

Кабул итү дәвамында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларга җавап биреләчәк.


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 28 маенда Әлмәт шәһәре Башкарма комитетында, видеоконференция режимында, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, район башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә Идарәсе башлыгы Алексей Лазарев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева составындагы эшче төркем белән киңәшмә үткәрелде

28.05.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Үзәк шәһәр китапханәсендә хезмәткәрләр өчен чара үткәрде.

Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде

Бүген, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән киңәшмә узды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында хуҗалык итүче субъектларда семинарлар үткәрә, анда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча хезмәткәрләргә һәм кулланучыларга консультацияләр бирелә.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, хайваннар кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан, кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар белемен арттыру буенча онлайн дәресләр үткәрүне дәвам итә. Кулланучылар хокукын яклау турындагы белемнәр Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясенең 3 нче сыйныф укучыларына бирелде. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 62 нче комплексында урнашкан сәүдә объектында контроль чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату фактын ачыклады. 45 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган яраклылык вакыты чыккан сыра сату турында шикаять нигезендә Тукай районы сәүдә объектларының берсенә барып кайтты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International