ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 26 мартында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аны булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Инде икенче сыра кайнату заводында ук сыра кеглары маркировкаланды. «Татспиртпром» АҖ филиалының  “Белый Кремль” сыра кайнату заводыннан соң, Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан “Лысковский сыра кайнату заводы” ЯАҖдә дә кегларны маркировкалау процессы башланды. 

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән әңгәмә барлык саклану чараларын да төгәл үтәп башкарылды. 

Алкогольле продукция җитештерүчеләр/импортерлар оешмаларыннан БДАМСка мәгълүмат тапшыру процессын техник яктан тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүче «ЦентрИнформ» АҖ «Master UTM PRO» га "Master UTM PRO" - ЕГАИС белән эшләү һәм БДАМСта алкогольле продукцияне маркировкалау исәбен алып бару өчен, мәгълүматлар агрегациясен һәм маркировкаланган сыра кегаларын күрсәтеп, документлар әйләнешен алып бару өчен комплекслы хезмәт тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Залятова Л. һәм Петрова Ю. Әлмәт шәһәренең үзәк базарында үз эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар, базарга килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы атналык кизү тору үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләренең Казан шәһәренең бер сәүдә объектында закон бозу очраклары турында фактны тикшерү буенча чираттагы сәфәре уңыш белән тәмамланды. Хокук бозу турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» бүлегендә чагылдырылган иде.

Шәхси эшмәкәр, 2019 елның 3 кварталы өчен алкогольле продукцияне (сыра) ваклап сату турында декларация тапшырмаган өчен, 2019 елның декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары карары буенча, РФ КоАП 15.13 маддәсе буенча, 7000 сум күләмендәге административ штрафны законда билгеләнгән срокта түләмәгән. Карар 03.02.2020. үз көченә керә.

Уенчыкларның күплеге арасында югалу кыен түгел. Шул ук вакытта балалар уенчыгы балага ошап кына калмыйча, аңа кызыклы да булырга, аның яшенә туры килергә, куркынычсыз булырга, күп кенә нормативларга һәм стандартларга җавап бирергә тиеш. 


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 26 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны шәхси кабул итәчәк. Шулай ук, сорауларга җаваплар бирү WhatsApp кушымтасы ярдәмендә 8-987-296-68-93 телефон номеры аша да башкарылачак.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар һәм гражданнар өчен күчмә чаралар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International