Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районында сәүдә объекты сатучылары өчен семинар-укулар үткәрде. Объект территориясендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар (парфюмерия-косметика товарлары, көнкүреш химиясе товарлары, шәхси гигиена әйберләре) сатыла.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм куланучының дөрес тәртибе гамәли күнекмәләрен формалаштыру кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен республика олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.
Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 номерлы "Ресурс" лицеенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиадада җиңүче баланы бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында спартакиада тәмамланды. Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы баскетбол буенча соңгы матчта катнашты. Егетләр РФ Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе командасына каршы көч сынашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов җитәкчелегендәге команда спортның барлык төрләре буенча 32 команда арасында 14 урынны алды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ел дәвамында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында язган һәм сөйләгән журналистлар арасында ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүчеләрне бүләкләде.
Бүләкләү тантанасында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Васыйл Гарифуллин катнашты.
Кызыл уылдык Яңа ел табынының яраткан һәм затлы ризыгы санала. Тик аны сайлаганда яхшы һәм тәмле кызыл уылдыкны ничек сайларга дигән сорау тумаган кеше юктыр. Кайсы җитештерүченекенә өстенлек бирергә?
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кызыл уылдык сайлауда 5 киңәшен тәкъдим итә
Кулланучыларның хокукларын яклау турында закон таләпләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыру, товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алганда һәм алардан файдаланганда халыкның социаль яклану дәрәҗәсен арттыру, хокуклары бозылып, халыкның матди югалтуларын киметү максатларында, Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең ТР Әтнә районы филиалында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультацияләр бирде.
Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүендә кабул ителде һәм 1993 елның 25 декабрендә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе, тавышларны рәсми санаганнан соң, референдумны - уздырылган, ә Конституцияне кабул ителгән, дип таныгач үз көченә керде.
Россия Федерациясе Конституциясе дәүләт хакимиятенең югары органнары структурасын үзгәртте. Анда хакимиятләрне бүлү принцибы беркетелгән, Россиянең федератив төзелеше составы билгеләнгән. Документ гражданлык җәмгыяте үсеше иреген тәэмин итеп, милекнең барлык төрләрен бертигез дәрәҗәдә яклый.
Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итә.
11 декабрь көнне Баулы шәһәре Башкарма комитетында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау, агымдагы елның унбер ае нәтиҗәләре буенча районның алкогольле продукция базары торышы турында район ведомствоара комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.