Түбән Кама Дәүләт алкоголь инспекциясе ялган алкогольле продукциянең чираттагы партиясен утильләштерүгә җибәрде. Бу юлы Иваново өлкәсендәге махсуслаштырылган полигонга 750 литрга якын контрафакт продукция илтеләчәк.
Шәһәрнең сәүдә нокталарыннан йөзләгән шешә коньяк, аракы һәм сыра әйләнештән алынды. Аларның хуҗалары күзәтчелек органнарына товарның сыйфатын раслаучы документацияне тапшыра алмады. Шуңа күрә дә савытлардагы сыеклыкның нәрсә булуын беркем дә ышанып әйтә алмый. Анда теләсә нәрсә, шул исәптән метил спирты да булырга мөмкин, ә аның бер стаканы кешене якты дөнья белән хушлаштырырга мөмкин.
Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә фойеда иҗади эшләр күргәзмәсе, ярышлар һәм конкурслар оештырылды, аларда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов, чарага килгән кешеләр – көчле рухлы, дип билгеләп үтте. Алар барысын да булдыра – кул көрәше буенча дөнья чемпионы булалар, спектакльләр куйганда профессиональ актерлардан бер дә кимен куймыйлар, музыка коралларын үзләштерәләр, шигырьләр язалар, көчле булып, тормыштан ямь таба беләләр.
Түбән Камада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Корабельная урамындагы сәүдә үзәкләренең берсендә контрольлек чарасы үткәрде. Кечкенә генә павильонда сатучы кеше сатып алучыга ике төрле билгеләнештәге спиртлы сыеклык салынган флакон сатты. Башта сатучы ханым, хуҗалык тауарлары гына сатам, дип ышандырып, закон бозу фактын кире какты. Ләкин кире кагып булмый торган дәлилләр аркасында аңа барыбер дөреслекне ачарга туры килде. Намуссыз сатучыда 8 "фанфурик" табып алынды.
Бүген суд приставлары, Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазыйфаи затлары тарафыннан язылган штрафларны түләттерү буенча рейд үткәрде. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Штраф түләмәүчеләр арасында – алкогольле продукцияне сату вакытындагы чикләмәләрне үтәмәгән, яраклылык вакыты узган һәм лицензиядән башка алкогольле продукция сатуны гамәлгә ашырган затлар.
2-3 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында дүртенче "Игелекле Казан. Хәйрия һәм илкүләм проектлар" ачык форумы уза. Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, бер мәйданчыкта инде гадәттәгечә бөтен илдән хәйриячеләр җыела.
Форумны оештыручылар – Казан мэриясе, "Добро Mail.Ru" игелекле эшләр сервисы, Социаль мәгълүмат агентлыгы һәм башкалар.
2019 елга расланган уртак эш графигы нигезендә, Әлмәт күпфункцияле үзәгендә кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча халык өчен кизү тору үткәрелде. Кизү торуны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Лилия Җәләтова, икенче разрядлы өлкән белгеч Ольга Шәфыйкова, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә районнарындагы территориаль бүлеге баш белгече Александр Зверев үткәрде.
Кышын баш киеме сатып алу турында һәркем уйлана. Чөнки ул сәламәтлеген кайгыртучы һәркем өчен кирәкле аксессуар. Җылы да, шул ук вакытта прическаны да бозмый торган баш киемен сайлап алырга мөмкин. Иң яхшысы табигый материаллардан эшләнгәнен сайлау. Сатып алыр алдыннан, һичшиксез, шапканы киеп карарга кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында: "Кышкы баш киемен сайлаганда сатып алучылар бирә торган өстенлекләр" темасына анкета үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре шәһәрдәге барларның берсендә 35 литр күләмендә алкогольле продукцияне әйләнештән алган. Тикшерү вакытында ачыкланганча, җитәкчелекнең алкогольне ваклап сатуга лицензиясе булмаган – исерткеч эчемлекләр витриналарда гына түгел, склад бинасында һәм бар өстәлендә дә булган. Әлеге продукциянең ике төре ачылган булган, бу исә алар сату өчен билгеләнгән, дигәнне аңлата. Белгечләр барлык продукцияне әйләнештән алган һәм эшкуарга карата ике беркетмә рәсмиләштергән.
Әлмәт шәһәренең "2 нче лицей" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең өлкән сыйныф укучылары ел саен Кулланучыларның хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнаша.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Юлия Петрова, директор урынбасары Екатерина Надина катнашында, сигезенче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.
Барлык балалар да, искәрмәсез, яссы табанлы булып туа. Үсү дәрәҗәсенә карап табан формалаша башлый һәм, гадәттә, 12 яшьләрдә яссы табанлылык бармы-юкмы икәнлеген аңларга мөмкин була. Баланы күбрәк яланаяк йөрткән очракта яссы табанлылык барлыкка килү күренешен шактый кисәтергә мөмкин.