ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында консультация пунктында халыкны кабул итте.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетында 2019 елның 10 айлык нәтиҗәләре буенча Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Перспективалы социаль-икътисадый үсеш палатасы рәисе Денис Хәмидуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Роспотребнадзорның ТР буенча Алабуга, Әгерҗе районнары идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук "Белый Кремль" ААҖ, "Булгарпиво" ААҖ, "АБ ИнБев-Эфес" АҖ вәкилләре катнашты.

Чаллы территориаль органында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хәммәтов катнашында хезмәткәрләрнең хезмәт әзерлеге буенча йомгаклау дәресе узды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов тарафыннан расланган тематик план һәм дәресләр расписаниесе нигезендә хезмәт әзерлеге буенча дәресләр үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан Арча шәһәрендә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен кием-салым сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектында, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законын аңлатып, өйрәтү семинары үткәрелде.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучы буларак үз-үзеңне дөрес тота белү буенча хокук белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрне формалаштыру максатыннан, 2019 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре А.Р.Шәйхетдинов тарафыннан КФУ (Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 4) Идарә, икътисад һәм финанс институтының 3 нче курс студентлары өчен дәрес үткәрелде.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре белән киңәшмә уза. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә хезмәткәрләр һәм белгечләр инспекция эшчәнлегендәге мөһим мәсьәләләрне карады.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Яңа Савин районында алкогольле продукцияне легаль булмаган рәвештә сату эшчәнлеге белән танышты. Адоратский урамы буенча урнашкан сәүдә объектыннан сатуга әзер булган, бер өлешенең яраклылык вакыты узган, төрле сорттагы 30 литрдан артык сыра алынды, аларның шулай ук документлары да юк иде. 

2019 елның 27 нче ноябрендә Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.К.Галиева рәислегендә Алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча координацияләү советының чираттагы утырышы узды.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

"Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һөнәри үсеше программасы"н гамәлгә ашыру һәм һөнәри-кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру эшен активлаштыру максатыннан чыгып, 2019 елның 27нче ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында 19 төркемгә хезмәт әзерлеге буенча ахыргы дәрес үткәрелде. Чара хезмәткә әзерлекнең тематик планы нигезендә оештырылды һәм үткәрелде.

2019 елның 27 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы хакимиятенең актлар залында 2019 елның 10 айлык эш йомгаклары буенча Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова, Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге полиция җитәкчесе Ринат Котдусов, алкогольле продукция җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, суд приставлары, авыл җирлекләре, сәүдә предприятиеләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International