"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучы буларак үз-үзеңне дөрес тота белү буенча хокук белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрне формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Айрат Шәйхетдинов тарафыннан КФУның идарә, икътисад һәм финанс институтының 1 нче курс студентлары өчен дәрес үткәрелде.
Дәүләт яисә муниципаль оешманың эш режимы башкарма хакимиятнең тиешле органнары яисә җирле үзидарә органнары карары буенча билгеләнә, ә башка төрле оешу-хокук формасындагы сатучы-оешманың, шулай ук шәхси эшкуарның эш режимы үзләре тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.
Үз эшчәнлеген вакытлыча туктатып торган очракта (пландагы санитар көннәрне үткәрү, ремонт һәм башка очракларда) сатучы сатып алучыга эшчәнлеген туктатып тору датасы һәм вакыты турында мәгълүматны үз вакытында бирергә тиеш.
2019 елның 27 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Көн тәртибендә – ликер-аракы эчемлекләре (эче борыч төнәтмәләре һәм коньякта эшләнгән татлы миләш төнәтмәләре).
Дегустация вакытында 15 үрнәк – ачы борычлы 9 төнәтмәгә, коньякта ясалган 6 баллы миләш төнәтмәсенә бәя бирелде.
КФУның Чаллы институтында юридик һәм социаль фәннәр бүлегенең өлкән курс студентлары өчен ачык лекция һәм фәнни-гамәли семинар үткәрелде. Чараны КФУ гражданлык хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Прилукова студентларны дәүләт структурасы эшчәнлеге белән таныштырды.
Нурлат районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.
Ведомствоара комиссия утырышы район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды. Киңәшмәдә ведомство хезмәтләре, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук кече бизнес вәкилләре катнашты.
Бүген ел дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында язган һәм сөйләгән журналистлар арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
Журналистлар бәйгесе “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы һәм “Татэкспертцентр” ДБУ белән берлектә үткәрелә.
Зур гына штраф санкцияләре, җинаять эшләре кузгату һәм закон бозуга бәйле башка күңелсезлекләр – законсыз хәмер сатучыларны әнә шулар көтә. Әмма тәвәккәлләп булса кирәк, алар һаман закон бозуларын дәвам итә. Шәхси эшкуар Т. үз эшчәнлеген алып бара торган Лениногорск шәһәре кибетләренең берсендә алкогольле продукция законсыз сатылган, бу очракта балигъ булмаганнарга сыра сату исәбенә товар әйләнешен арттырырга булганнар.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре чираттагы тикшерү вакытында барлык эшкуарларның да алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге закон нормаларын үтәмәвен раслады. Әйтик, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы сәүдә объектларының берсендә эчемлекнең сыйфатын һәм легальлеген раслаучы тиешле документлары булмаган сыра сату факты ачыкланды.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы кулланучыга сыйфатсыз товар сату яки башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итү хокукын бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кулланучыларга зыянны кайтару буенча сатучыга яки башкаручыга таләпләр кую тәртибе аңлатыла.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Әтнә районының Күәм авылында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.