Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең "Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлекчәләрендә хезмәт әзерлеген оештыру турында" 2018 елның 6 февралендәге 12-07/12 номерлы боерыгы нигезендә һәм һөнәри кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру, "2017-2019 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һөнәри үсеше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе программасы"н гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең хезмәт әзерлеге буенча тематик план эшләнде. Тематик планга төрле юнәлешләр буенча 16 тема кертелгән иде, дәресләр айга ике тапкыр үткәрелде.
Территориаль органның төп бурычы – алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм халык белән үзара хезмәттәшлек итү, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрү.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, еш кына кулланучылар үз әйберләрен төрле ателье яки остаханәләргә тапшыра, ә алмаш итеп бернинди дә документлар таләп итмиләр. Дәгъваны әзерләүдә ярдәм сорап территориаль органга мөрәҗәгать иткәндә, кулланучылар кайвакыт башкаручының исемен дә, адресын да, фамилиясен дә искә төшерә алмый. Шул ук вакытта ремонтка шактый кыйммәтле әйберләр дә тапшырыла. Нәтиҗәдә, проблеманы хәл итү мөмкин түгел.
Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең 4 пункты нигезендә хезмәт күрсәтү (эш башкару) турында шартнамә (квитанция, башка документ) язма рәвештә рәсмиләштерелергә һәм түбәндәге мәгълүматны үз эченә алырга тиеш
21нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында хезмәт әзерлеге буенча актыккы дәрес үткәрелде.
Агымдагы елда территориаль органның турыдан-туры эшчәнлегенә кагылышлы төрле темалар буенча, шулай ук гомуми мәсьәләләр буенча да, 19 дәрес үткәрү планлаштырылган иде, мисал өчен: керемнәр турында белешмәләр бирү, законнардагы үзгәрешләр, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең бурычлары.
2019 елның 22 нче ноябрендә Чистай муниципаль районы хакимиятендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Ведомствоара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов катнашты.
Шулай ук чарада контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте, район үзәк хастаханәсе вәкилләре, "Татспиртпром" АҖ Чистай территориаль органы кураторы Н.С.Мингалиев – "Белый Кремль" сыра кайнату заводы директоры, авыл җирлекләре башлыклары, "Алкоторг" ҖЧҖ сәүдә вәкилләре, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
2019 елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган ликер-аракы эчемлекләренә дегустация үткәреләчәк.
2019 елның 12нче декаберендә, 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясендә һәм аның территориаль органнарында кабул итү түбәндәге адреслар буенча гамәлгә ашырылачак
2019 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында Кукмара районының Өркеш авылында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку да үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, халыкка кулланучыларның хокукларын яклаучы законнарны аңлату максатында, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба, Кукмара, Мамадыш районнары филиалы белгечләре белән берлектә, түбәндәге чараларны үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кышкы ял турында халык арасында анкета үткәрде.
Сораштыруда 150 кеше катнашты.
"Сез актив кышкы ялны яратасызмы?" – дигән сорауга җавап бирүчеләрнең күбесе (75%) уңай җавап биргән. Респондентларның 25%ы актив кышкы ялны яратмый.