20 нче ноябрьдә Ютазы муниципаль районында 2019 елның 10 айлык эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.
Ведомствоара комиссиядә катнашучыларны Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфыйгуллин сәламләде.
19нчы ноябрьдә Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева 2019 елның 10 айлык йомгаклары буенча Баулы районында алкоголь базарының торышы турында чыгыш ясады.
"Шәһәр кибетләренең берсендә суыткыч сатып алдым. Бер атнадан соң товарда җитешсезлек булуы ачыкланды. Кибеткә мөрәҗәгать иткәндә акчаны кире кайтарудан баш тарттылар, фәкать товарны ремонтлауны гына тәкъдим итәләр. Нишләргә?". Зәй кешесе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеченә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгеч җавап бирде: "Техник яктан катлаулы товарларга керә торган суыткычта җитешсезлек булуы ачыкланган очракта, сатып алганнан соң 15 тәүлек эчендә акча кире кайтарыла. Сатучы теге яки бу карарны кабул итә алсын өчен, ул кулланучының сыйфатсыз товарын кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы".
"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучы буларак үз-үзеңне дөрес тота белү буенча хокук белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрне формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары өчен дәресләр үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында кышкы куртка сайлау турында анкета үткәрде.
Сораштыруда 120 кеше катнашкан.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Әгерҗенең 2 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Чара ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көненә багышланды. Мәктәп кунаклары укучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, әлеге бәйрәмнең бурычлары турында сөйләде. Чара кысаларында "сыйфат" төшенчәләре, Бөтендөнья сыйфат көненең дөнья җәмәгатьчелеге өчен әһәмияте турында сөйләделәр.
Яшел Үзән территориаль органында "Наркотик, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату яки җибәрү, шулай ук наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз сату яки җибәрү" дигән темага хезмәт хәзерлеге үткәрелде. Үзенең чыгышында РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча наркотикларны контрольдә тоту бүлеге хезмәткәре Гүзәлия Кадыйрмәтова наркотикларга бәйле, хокукка каршы килә торган гамәлләр турында сөйләде. Практикадан алынган мисалларда наркотикларга бәйле, хокукка каршы килә торган гамәлләрне караганда кулланыла торган Административ хокук бозулар турында РФ кодексы һәм РФ Җинаять кодексы статьяларын бәян итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Гөлнара Габдрахманова Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Урыссу гимназиясендә югары сыйныф укучылары өчен "Сыйфат дәресе"н үткәрүдә катнашты.
Укучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оешу тарихы, функцияләре, бурычлары, максатлары турында зур кызыксыну белән тыңлады.
Әгерҗе муниципаль районында Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе актив эшли. Берлек вәкилләре Өченче буын университетында төрле юнәлешләр буенча белем ала. Чираттагы дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Раушания Яппарова уздырды. Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында пенсионерлар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, максаты, "сыйфат" төшенчәсе һәм Бөтендөнья сыйфат көненең дөнья җәмәгатьчелеге өчен әһәмияте белән танышты.
Бүген "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс финалында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 4 хезмәткәре катнашты.
Нәтиҗәләр ясалды, конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.