2018 елның 16 ноябрендә Балтач муниципаль районы Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды
Агымдагы елның ноябрендә Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Яшел Үзән шәһәрендәге кафеларның берсендә лицензиягә ия булмаган килеш кенә зур градуслы хәмер сатылуы турында хәбәр алынды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгату хакында билгеләмә чыгарып, административ тикшерү үткәрүне билгеләде
2018 елның 15 һәм 16 ноябрендә, Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне сатуга этәргеч бирү максатыннан чыгып, «Белый Кремль» сыра кайнату заводы вәкилләре Арча шәһәренең «Аргамак» ҖЧҖ һәм Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең “Ленар” ҖЧҖ сәүдә объектларында «Белый кремль» продукциясе буенча күргәзмә-дегустация оештырды
2018 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була. Анда республика сәүдә объектларында сатыла торган виски дегустацияләнәчәк
2018 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре җәмәгать туклануы предприятиесендә хәмер продукциясен (сыра) бөкесен ачмыйча гына (кафедан алып чыгып эчү өчен) сату фактын билгеләде. Кафеның М-7 юлының 774нче чакрымында (Яшел Үзән районы) урнашканлыгы мәгълүм булды
2018 елның 17 октябрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Яшел Үзән шәһәрендәге кибетләрнең берсендә лицензиягә ия булмаган килеш кенә хәмер продукциясен сатулары турында хәбәр кергән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре, хәбәрдә РФ КоАП 14.17 статьясындагы 3 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозу билгеләренә күрсәткән мәгълүматлар булуына игътибар итеп, административ хокук бозу турында эш кузгату хакында билгеләмә чыгарды һәм административ тикшерү үткәрүне билгеләде
Быел җәй көне Чистай шәһәрендә “Белый кремль” сыра кайнату заводы ачылды
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе җирле бүлеге вәкилләре белән берлектә, Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында “Хезмәт ветераннары өчен пансионат” муниципаль автоном учреждениесендә ял итүчеләр белән чара үткәрде. Ял итүчеләргә дәүләт органының һәр вәкиле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләп үтте
Сыйфат атнасында Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында комплекслы чара үткәрде
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечлөре Бөтендөнья сыйфат атнасы кызган бер мәлдә “Арзан” сәүдә үзәге эшмәкәрләрен һәм кулланучыларын да игътибардан читтә калдырмыйча, профилактика чарасы: эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Анда башлыча товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру мәсьәләләре каралды