2018 елның 14 ноябрендә Алексеевск районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Бөтендөнья сыйфат көне – һөнәри бәйрәм генә түгел, бәлки әле кулланучыга сыйфатлы товар яки сыйфатлы күрсәтелгән хезмәт өчен рәхмәт сүзләре җиткерү, ә инде җитештерүчеләргә – бәйрәмнән яңалык яки маркетинг хәйләсе рәвешендә файдалану, шулай ук үзең турында матур һәм нәтиҗәле итеп белдерү: яңа товарлар белән таныштыру, производствога экскурсия оештыру яки ачык ишекләр көне үткәрү, киштәләрдәге иң яхшы товарларны кулланучылар игътибарын җәлеп итәрлек итеп аерып кую, үз продукциясен күбрәк сатуга этәргеч бирү өчен акцияләр уйлап табу мөмкинлеге дә әле ул. Бөтендөнья сыйфат көненең бурычы – кешеләрне сыйфатның мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итү һәм барлык дәрәҗәләрдә аңа омтылыш булдыру
Баулы районы эшмәкәре Р.А.Садыйковның крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелә торган сөт ризыкларын Әлмәт халкы бик яратып куллана. Шуны истә тотып, «Меридиан» кибетләр челтәрендә әлеге хуҗалык продукциясенә әледән-әле дегустацияләр үткәрелеп тора. Дегустация чарасы бу юлы Сыйфат атнасына багышлап уздырылды
2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны аңлату максатыннан Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты һәм үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирү җәһәтеннән гражданнарны кабул итү үткәрде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында Бөгелмә шәһәрендә Ш. дигән гражданиннан 0,5 литрдан 5 литрга кадәр сыешлы пластик, пыяла шешәләрдә барлыгы 90 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы сыекча тапкан. Продукциянең акциз маркалары булмаган
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтү максатында кулланучылар өчен консультация өстәлләре үткәрде
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Н.Абдрахманова, Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында, хосусый эшмәкәр А.Н.Сәмигуллинның “Дальний” кибете (азык-төлек товарларын ваклап сату белән шөгыльләнү эшчәнлеге алып барыла) сатучылары өчен өйрәтү характерында чара үткәрде
2018 елның 13 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, районда яшәүчеләр һәм Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәсе белгечләре өчен кулланучылар дәресе үткәрде
2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында узган киңәйтелгән киңәшмәдә “2018 елның 9 ае йомгаклары буенча хәмер базарының торышы турында” дигән доклад белән чыгыш ясады
12 ноябрьдә КФУ Чаллы институты УЛК-6 актлар залында “Кулланучылар хокукларын яклау: законнарны тормышта куллануның аерым проблемалары” дигән темага фәнни-гамәли семинар булып узды