12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе җирле бүлеге белгечләре белән берлектә «Золотая Нива» сәүдә йортында биредә җитештерелә торган икмәк-күмәч әйберләренә күргәзмә-презентация оештыруда катнашты
2018 елның 9 ноябрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрде
9 ноябрьдә кулланучылар хокукларын яклаучы белгечләр Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралардан кайтып кермәде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре һәм “Түбән Кама ш. кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” вәкиле Түбән Кама шәһәренең “Лента” гипермаркетында акция үткәрде
Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында (максаты – кибетләрдә тәкъдим ителә торган продукция сыйфаты һәм иминлеге проблемаларына игътибарны җәлеп итү) “Түбән Кама муниципаль районының «Веста» гаиләгә һәм балаларга территориаль социаль ярдәм үзәге” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре һәм “Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы вәкиле кулланучылар белән очрашу уздырды
Югары Ослан районының Югары Ослан авылында “Агроторг”ҖЧҖнең “Пятерочка” кибетендә, Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, республика товар җитештерүчеләренең азык-төлек товарларын дегустацияләү булды
2018 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләргә контрольлек чараларын үткәрү барышында Яңа Чишмә авылында алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады. “Чишмә” кибете сатучысы 9 сәгать 08минутта сыра сатып җибәрде. Үзе әйтүенчә, тыелган сәгатьләрдә хәмер продукциясен сатуы – сәгатьне онытып җибәрүе һәм, гомумән, аңа карап тормавы
Илебездә һәр ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә “Бөтендөнья сыйфат көне” бәйрәме билгеләп үтелә. Агымдагы елда ул 2018 елның 8 ноябренә туры килде. Бөтендөнья сыйфат көне инде 1989 елда ук гамәлгә куелды. Мондый бәйрәм булдыруны, БМО ярдәме белән, зур халыкара оешмалар тәкъдим итте. Бәйрәм тәүге тапкыр 1989 елның 9 ноябрендә билгеләп үтелде
2018 елның 8 ноябрендә, Сыйфат бәйрәме уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы фойесында территориаль органның эчке базарны үсерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан төрле җитештерүчеләрнең майлылыгы 2,5% лы катыкларын дегустацияләү үткәрелде
2018 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече А.Хафизова һәм “Роспотребнадзор” ТР (Татарстан) буенча идарәсе Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге белгече Л.Сафина “Кооператор” ҖЧҖнең «24 часа» кибетендә ТР Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча консультация өстәле оештырды
Безнең йортыбыз – ял урыны гына түгел, бәлки әле безнең чагылышыбыз да. Димәк, андагы һәрбер әйбер дөрес сайлап алынган булырга – фикер рәвешебезне, тормыш дәрәҗәсен, мәнфәгатьләр юнәлешен һәм, әлбәттә инде, шәхси зәвыгыбызны чагылдырырга тиеш. Ә мебель – йортыбызның “җаны”ның бер өлеше. Безнең өчен уңайлылык, димәк, кәеф-рухыбыз аның нинди булуына һәм аны ничек урнаштыруга бәйле. Йорттагы уңайлылык, шул исәптән, йортны җылы, кадерле һәм кабатланмас урынга әйләндерердәй индивидуальлелек тә бит әле ул