2018 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәрендә агызып сатыла торган эчемлекләр кибетен тикшерү барышында хәмер продуциясен (сыра, сидр) тиешле документларсыз гына сату фактын билгеләде. Нәтиҗәдә 490 литр күләмендә продукцияне законсыз әйләнештән алырга туры килде. Бу җәһәттән административ тикшерү алып барыла. Тикшерү йомгаклары буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк
2018 елның 1 ноябрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы финалы үткәрелде
Аксубайның “Сувар” кафесында муниципаль районы хакимияте башлыгы, җирле үзидарә органнары, контрольлек-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашында район эшмәкәрләре белән “эшлекле мәҗлес” булды. Контрольлек- күзәтчелек эшчәнлеге, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең тикшерүләрне оештыру эше, дәүләт һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, закондагы үзгәрешләр белән танышу һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышу чараның төп темаларына әйләнде
2018 елның 29 октябрендә, Европа сыйфат атнасын бәйрәм итү алдыннан, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенчча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Лениногорск шәһәренең мини-базары хезмәткәрләре өчен күчмә семинар оештырылды
2018 елның 25 октябрендә, алкогольле продукция сатуның барышы турында фикер алышу максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды
31 октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре “Ватан” хәрби чакырылышка кадәр яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү һәм әзерләү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесендә “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары белән чираттагы очрашу үткәрде
2018 елның октябрь ае өчен алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар кабул итү 2018 елның 1 ноябреннән 9 ноябрьгә кадәр автоматлаштырылган төстә хәл ителәчәк
2018 елның 29 октябрендә, Европа сыйфат атнасын бәйрәм итү алдыннан, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенчча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Лениногорск шәһәренең мини-базары хезмәткәрләре өчен күчмә семинар оештырылды
2018 елның 10 октябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Урыссу-Октябрьский автомобиль юлында Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче бер ир-ат “иярләгән” «Лада Калина» машинасын тикшерү өчен туктаткан
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында олимпиадага әзерләнү процессы бара. Аның финалы Кама аръягында яшәүче балалар өчен 2018 елның 1 ноябрендә Менделеев шәһәрендә үтәчәк