Дегустация үткәрү – мөмкин кадәр күбрәк кулланучыларны продукция төрләре, җитештерүчеләр белән таныштыру, шулай ук продукция сату күләмен арттыру мөмкинлеге ул
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яхшыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештырылды. Конкурс, массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау темасы мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан чыгып, 2018 елның 27 июленнән 2018 елның 15 октябренә кадәр уздырылды
Яңа ел бәйрәмнәре – гомуми күтәренкелек һәм, әлбәттә инде, яңа ел бүләкләрен сатып алу чоры якынлаша!
Бүген кул сәгате белән инде беркемне дә шаккатырып булмый. Хәтта ки бик кыйммәтле һәм затлысы белән дә. Билгеле бер бурычны үтәүче әйбер генә түгел ул чөнки. Кул сәгате – кешенең индивидуальлеген, имиджын, кәеф-рухын калку итеп күрсәтүче әйбер дә. Иң элек ювелир әйберләре кебек бик кечкенә һәм бик нәфис хатын-кыз сәгатьләре барлыкка килеп, башкаларына юл ярган
Менделеев муниципаль районында, Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү көннәрендә, “Россия Пенсионерлар берлеге” каршындагы “Гомер көзе университеты”ның “Хокук белемнәре мәктәбе” факультетында “Бөтендөнья сыйфат көне. Шоколадны дегустацияләү” дигән темага хокук сәгате үткәрелде
2018 елның 18 ноябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Чаллы – Әлмәт автомобиль юлының 77 нче чакрымында 1996 елгы Чаллы егете “иярләгән” «Лада-Приора» маркалы автомобилен туктаткан. Полиция хезмәткәрләре машина багажнигын тикшергәндә спиртлы продукция белән мөлдерәп торган, һәркайсы 5әр литрлы биш канистрга тап булган. Егетнең үзе әйтүенчә, аракыны аңа Самарада яшәүче бер “иптәше” бүләк иткән, ә ул, үз чиратында “бүләк”не Чаллыда яшәүче әбисенә тапшырмакчы булган
2018 елның 19 ноябрендә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Э.С.Милочкина катнашында Зәй районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде
2017 елның июленнән 2018 елның июленә кадәрге чорда “Татспиртпром” АҖ “Чистай” индустриаль паркы территориясендә сыра җитештерү буенча Россияда иң заманча завод – “Белый кремль” сыра кайнату заводын төзү буенча бик зур проектны тормышка ашырды
Мәгълүм җырда җырланганча, бриллиантлар гына түгел, бәлки әле мехтан эшләнгән матур киемнәр дә туташ-ханымнарның иң шәп “дуслары” булып тора.
Суыклар башлануга, гүзәл затларыбыз, үзләренең чибәрлеген тагын да калкурак күрсәтергә омтылып, табигый мехтан эшләнгән кием-салымнарын киеп куярга тырыша. Табигый мехтан тегелгән тун, жилет, мех белән бизәлгән пәлтә яки куртка сатып алганнан соң кыйммәтле киемгә килешле затлы баш киеме юнәтү турында да уйлана башлыйсың
Чаллы шәһәре һәм Тукай районындагы «Пятерочка» кибетләренең ваклап сату челтәре үз кулланучыларын яңа ризыклар белән таныштыруын дәвам итеп, даими рәвештә дегустация өстәлләрен оештыра