Безнең төбәктә иң киң таралган кышкы киемнәрнең берсе – пуховик. Эшкә йөрү өчен дә, ял итү өчен дә бик кулай кием. Пуховикны аеруча яшьләр бик яратып кия, чөнки бик уңайлы, җиңел һәм матур. Тик менә кайвакыт сыйфаты гына...
Һәр очрашудан нәрсәдер белеп була! Әнә шундый девиз астында Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенә йөрүчеләр белән очрашуларны дәвам итәбез
Мебельгә, ишек-тәрәзәләргә индивидуаль үлчәмнәр буенча заказ биргәндә, без еш кына сатучы белән түгел, бәлки аның вәкиле белән аралашабыз. Шуңа күрә сату-алу турында түгел, ә хезмәт күрсәтү турында килешү төзелә. Килешү төзегәндә, шуңа игътибар итегез: килешүдә товар өчен генә түгел, бәлки аны үз вакытында китереп бирү өчен җаваплылык, китереп бирелергә тиешле әйберләр исемлеге һәм килешүдә китереп бирү турында башка шартлар күздә тотылган булырга тиеш
Аксубай халкы «Сувар-Аксу» ҖЧҖнең «Сувар» кафесына бик яратып йөри. Биредә банкетлар, туйлар, мәрхүмне искә алу кичәләре үткәрергә, хуш исле кайнар чәй яки кофе эчеп хозурланырга, дус-ишләр белән бергәләшеп күңел ачарга, рәхәтләнеп биергә була. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече, Аксубай районы куллану базарында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законын бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу максатыннан, оешма вәкилләре белән очрашу үткәрде
Аяк киемен кибеттән дә, базардан да юнәтергә мөмкин анысы. Тик менә сайлап алу мөмкинлеге зур булганда, кулланучыга үзе өчен уңайлы, яхшы аяк киемен сайлап алу гына – бер дә җиңел эш түгел. Аяк киемен сайлап алуга бәйле дәгъвалар башка товарларга бәйле зар-интизарларга караганда күбрәк. Бу җәһәттән, сыйфатлы аяк киемен кайдан сатып алуы яхшырак: кибеттәнме, әллә базарданмы, дигән сорау туа. Без, үз чиратыбызда, бу сорауга җавап йөзеннән, кулланучыларыбызга сатучысы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Аяк киемен сату үзенчәлекләре кагыйдәләрен үтәгән урыннан сатып алырга киңәш итәбез
“Кара җомга” көннәре тәмамланырга өлгермәде, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының “кайнар линия”се аша кулланучыларның зар-интизарлары ишетелә дә башлады инде. Сораулар арасында брак товарларга, шулай ук үлчәме, габаритлары, төсе һәм комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан сыйфатлы товарларга кагылышлылары да бар. Бу сорауларга ачыклык кертү өчен без иң элек “распродажа” һәм “бәя төшерү” (уценка) кебек төшенчәләрне аңлатып үтәргә булдык
2018 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды
Дегустация – ризыкның тәмен татып карау юлы белән сыйфатын бәяләү дигән сүз. Ул, кагыйдә буларак, товарны сатуга этәргеч бирү, базарга яңа товар чыгару чарасы буларак кулланыла
“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” дигән еллык конкурска йомгак ясалды. 2018 елда дәгъвачыларны сайлап алу бик киеренке төстә барды: министрлыклар һәм ведомстволардан 60 кеше 6 номинация буенча көч сынашты. Конкурста җиңүчеләр исемнәре 2018 елның 17 ноябрендә мәгълүм булды
2018 елның 22 ноябрендә ТР Арча муниципаль районының Урта Корса авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм хәмер продукциясен сату буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров уздырды. Анда авыл халкы, авыл җирлеге белгечләре һәм Урта Корса авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Вафина катнашты