2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Әлки районы Базарлы Матак авылында, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде
Декабрь башында инвалидлар декадасы үткәрү инде күптәннән изге традициягә әйләнде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә, 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган ул. Инвалидлар декадасы җәмәгатьчелек игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан уздырыла
2018 елның 4 декабрендә, инвалидлар декадасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина ТР Күп функцияле үзәгенең Әтнә районы филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка киңәш-табышлар бирде
Бүген, 6 декабрьдә, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Энергетик” мәдәният йортында, гадәттәгечә, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарыбыз өчен “Вакансияләр ярминкәсе” оештырды. Чарада төрле оешмалар, шул исәптән «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы, «СДК Федотово» ҖЧҖ; “Зәй крекеры” кондитер фабрикасы” ҖЧҖ, “ЗӘЙ ИКМӘГЕ” ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Эш бирүчеләр гражданнарга вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы турында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук вакантлы вазыйфаларга дәгъва кылучылар белән әңгәмәләр үткәрелде, алга таба эшкә урнашу өчен анкеталар тутыру мөмкинлеге бирелде
2018 елның 28 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районында Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең 2018 елның 10 аенда хәмер базарындагы хәлләргә багышланган утырышы булып узды
2018 елның 4 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар планын үтәү максатыннан чыгып, “Идел” санаторие инвалидларны реабилитацияләү республика үзәгендә ял итүче инвалидлар өчен куллану белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән лекция үткәрде
Муниципаль берәмлекләрдә, расланылган графиклар нигезендә, Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссияләр утырышлары дәвам итә
Дәүләт органнары белән гражданнар арасында мәгълүмат алышу зарурилыгы бик зур. Фәкать шул очракта гына килеп туган проблемаларны нәтиҗәле төстә хәл кылырга мөмкин. Мәгълүмат алышу мөмкинлеге бирүче иң әйбәт чараларның берсе – ул да булса “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы
2018 елның 22 ноябреннән 29 ноябрьгә кадәрге чорда Яшел Үзән районында, Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне таныту максатыннан чыгып, «Торик» ҖЧҖ, «Глобус Маркет» ҖЧҖ, «Выбор» ҖЧҖ, «Оптовик» ҖЧҖ, «Ирма» ҖЧҖ, «Март» ҖЧҖ, «Русалко 7» ҖЧҖ, «Алита» ҖЧҖ кебек сәүдә предприятиеләрендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән хәмер продукциясен дегустацияләү үткәрелде
2018 елның 29 ноябрендә Чаллы шәһәрендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы (алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсе буенча) булып узды