ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 11 декабрендә Менделеев районы хакимиятендә район хакимияте башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә  предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты поручениесе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия   гражданнарны кабул итү көне уздырыла

Әлмәт шәһәренең физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 нчы мәктәбендә Халыкара инвалидлар көне кысаларында хәйриячеләр катнашында “Изгелек фестивале” уздырылды. Бу көнне әкият геройлары, “Сугышчан батырлык” клубы вәкилләре, фотографлар, флористлар  балалар янына килеп, аларга төрледән-төрле иҗади мастер-класслар, конкурслар һәм уеннар үткәрде. Теләгендә булганннарның барысы да рәхәтләнеп төрле конкурсларда катнашты. Укучылар зур канәгатьләнү хисе белән үзара аралашып, иҗади биремнәр үтәде, җырлады-биеде.  Алар роллы-туңдырма әзерләү буенча мавыктыргыч тамашага аеруча мөкиббән китте: үзләренең күз алдында гадәти сиропның ничек итеп туңдырма-коймакка, аннан роллыга әйләнүеп күреп шаккатты. Шуннан инде аның тәмен дә татыды

Узган атнада Чаллы шәһәренең  ЗЯБ бистәсендә «Лента» гипермаркеты ачылды. Биредә инде икенче шундый “Лента” бу. Гипермаркет халыкны тәүлек әйләнәсе кабул итә

Әлмәт шәһәренең «Импульс» үсмерләр клубында  Халыкара инвалидлар көненә багышлап “Күңел түрендә – яктылык” дигән темага тематик сәгать үткәрелде. Реабилитация үзәгенә йөрүче балалар өчен  әлеге очрашуны шәһәрнең Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Шулай ук анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре катнашты

Табигый тешләрне ясалмасына алыштыру – югалтылган тешне энҗедәенә алыштыру мөмкинлеге бирердәй гади генә ысулларның берсе. Тешләрне имплант рәвешендә куюга караганда күпкә җиңел ул. Әмма ясалма тешнең аллергия китереп чыгару ихтималы гына...

Аллергия организмның ниндидер чит-ят әйберне кабул итәргә теләмәвеннән килеп чыга. Без еш кына, теш куйдырганчы, аллергия ихтималын күз алдына да китермибез. Ясалма тешләр урынына кертеп утыртылгач кына авыз куышлыгыннан аллергия чыганагын ашыгыч төстә алып ташлау зарурилыгы турында “сөйләүче” билгеләр пәйда башлый


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында бөтен җирдә төрле оешмалар вәкилләре белән очрашулар, “Түгәрәк өстәл”ләр, эшкә сәләтле инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәләре, хокукый ярдәм көннәре үткәрелә, һөнәр сайлауга ярдәм итү хезмәтләре күрсәтелә. Боларның барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бик зур игътибар-кайгырту үзәгендә кадыру, аларның проблемалары турында искә төшерү мөмкинлеге бирә

2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Кубасс авыл җирлегендә яшәүчеләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны аңлату йөзеннән очрашу үткәрде һәм, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирү максатыннан чыгып, гражданнарны кабул итү оештырды

Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукциянең күбрәк сатылуына этәргеч бирү максатыннан чыгып, республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәгендә – Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында “Татспиртпром” АҖ, “Белый Кремль” сыра кайнату заводы продукциясенә даими рәвештә дегустацияләр, күргәзмә-сатулар, продукция белән таныштыру характерындагы консультацияләр үткәрелеп килә


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Барыбызга да мәгълүм булганча, республикабызда “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” максатчан программасы кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аның координаторы итеп билгеләнде. Куллану белемнәрен үстерү эшчәнлеге, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белеме нигезләре буенча олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Сүз уңаеннан, куллану белеме нигезләрен белүнең һәркайсыбызга көннән-көн кирәгрәккә әйләнеп баруын билгеләп үтәргә кирәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International