2018 елның 28 ноябрендә Теләче муниципаль районы башкарма комитеты залында районда хәмер продукциясен сатучы оешмалар белән киңәшмә үткәрелде
2018 елның 7 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Югары Ослан районы базары территориясендә, хосусый эшмәкәр Х.М.Халиков кибетендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрде
Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөнья күләмендә Инвалидлар көне – бөтен игътибарны инвалидларга җәлеп итү һәм аларны җәмгыять тормышына интеграцияләүгә юнәлдерелгән халыкара чара билгеләп үтелә
1 – 10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасына багышланган чаралар үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү, кулланучылар хокукларын яклау бүлекләре белгечләре дә мондый чаралардан читтә калмыйча, аерым алганда, “Россия почтасы” почта бүлегендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Чаллы ш., ГЭС б., Муса Җәлил ур., 68 й.) пенсионерлар һәм инвалидлар белән очрашу үткәрде
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе
Һәр сишәмбедә “Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының (ОООИ ВОГ) Әлмәт төбәк бүлегенә әнә шул авыр язмышлы кешеләр җыела. Үзләрен борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшү өчен. Кемнедер телевизоры ватылган, кемнеңдер краны борылмый, кемгәдер мастер чакыртырга кирәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен боларның барысы да зур проблема шул. Хәер, борчу-мәшәкатьләрне тышка чыгару өчен генә түгел, бер-береңнең хәлен белешү, бәйрәм чараларын бергәләшеп билгеләп үтү өчен дә кирәк әле мондый очрашу
10 декабрь көнне Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Сарман муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча чаралар комплексы үткәрде
Инвалидлар декадасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән план нигезендә, Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Центр милосердия» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә өлкәннәр өчен чара үткәрелде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүматлар ирештерү чараның төп максатына әйләнде
3 декабрьдә бөтен дөнья күләмендә 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен зур әһәмияткә ия булып, тумыштан, балачактан яки үсеп җиткәч инвалид калган кешеләрнең проблемаларына тагын бер кат игътибарны җәлеп итү мөмкинлеге биргән көн бу. Кем әйтмешли, бөтен кешелекне яртау җиңел, ә менә тәгаен генә теге яки бу кешегә, шул ук вакытта инвалидка ярдәм кулы сузу авыррак. Җәмгыятьнең аз якланылган әгъзаларына карата рәхим-шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек бүгенге үтә катлаулы, каршылыклы чорда бигрәк тә кирәкле кешелеклелек билгесе булып тора
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт шәһәренең “Мендәрләрне яңарту” кибетендә “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция, тәгаенләп әйткәндә