ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 14 декабрендә Әлмәт шәһәре башкарма комитетының зур залында хәмер базарындагы вәзгыятьне контрольлектә тоту буенча ведомствоара район комиссиясе утырышы булып узды


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре, гомуми күтәренкелек һәм, әлбәттә инде, бәйрәмгә яңа кием сатып алу чорына якынлашабыз, җәмәгать!

 “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасы 2013 елдан башлап үткәрелеп килә. Биш олимпиадада Буа районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары да актив катнашты. 2013, 2016, 2017 елларда ТР Буа шәһәренең 2нче лицееннан барлыгы 5 бала төрле номинацияләрдә җиңде. 2018 елда Буа районының 10нан артыграк гомуми белем бирү мәктәбеннән җәмгысе 191 заявка алынды

2018 елның 13 декабрендә Чаллы шәһәрендә Законсыз эшмәкәрлеккә каршы ведомствоара комиссиянең алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы булып узды

Декабрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре хәйрия акциясендә: Яшел Үзән районы Айшә авылында урнашкан “Песи һәм маэмай” приюты (https://vk.com/catndogme) өчен акча җыюда катнашты

2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелә. Анда ярымтатлы традицион күбекле шәрабләр (Россия шампан шәрабе) дегустацияләнәчәк

Чүпрәле районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары инде 2013 елдан бирле “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасында катнашып килә. Чүпрәле районының Иске Чүпрәле 1нче урта гомуми белем бирү, Чүпрәле күп профильле лицей укучылары 2016, 2017 елларда төрле номинацияләрдә призерларга әйләнде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучыларга сәүдә объектында кемнең эшчәнлек алып баруы турында күрсәтелмәвенә, ягъни сәүдә объектларында кулланучы почмагы булдырылмавына шикаятьләр белән “кайнар линия” телефонына шалтыратулар ишәйде


14
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре бер гражданинның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелгән мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәренең “Жасмин” кибетендә булып кайтты

2018 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, ТР Әтнә муниципаль районының Түбән Көек гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина бөтен мәктәп укучысы һәм укытучылар алдында тантаналы төстә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы призеры, 9 нчы сыйныф укучысы  Мәрданова Алия Айрат кызына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т.Борһанов  һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов кул куйган  II дәрәҗә диплом, исемле кубок, медаль  һәм кыйммәтле бүләк, әлеге уңган-булган кызны олимпиадага әзерләгән укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улына исә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International