Яңа ел – бигрәк тә балаларның зарыгып көтеп алынган иң күңелле бәйрәме. Хәер, балалар гына түгел, без үзебез дә аннан ниндидер могҗизага, бүләкләргә өметләнәбез. Бу Яңа ел алды көннәрендә Түбән Кама территориаль органы карамагындагы районнарның кайбер мәктәпләрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында катнашкан егет-кызларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы булып узды
2018 елның 20 декабрендә Арча муниципаль районында Яңа Кырлайның авыл советы бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина авыл җирлеге башлыгы Г.Г.Сәфәров катнашында авыл халкы белән очрашу үткәрде
2018 елның 18 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече ТР Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының куллану базары белгече белән берлектә Күп функцияле үзәкнең Яшел Үзән районы филиалында кулланучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация үткәрде
2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды
“Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы 2013 елдан бирле үткәрелеп килә. Яшел Үзән районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары инде алты ел дәвамында анда актив катнаша
17 һәм 18 декабрь көннәрендә Актаныш районы укучылары арасыннан “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада призерларын бүләкләү булып узды. Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тантаналы төстә олимпиада призерларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т.Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов имзалаган дипломнар һәм грамоталар, исемле кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырды
2018 елның 17 декабрендә Теләче районы Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокуклары яклау буенча республика олимпиадасы призерына бүләк тапшыру тантанасы булды
2018 елның декабре өчен алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар кабул итү 2019 елның 1-15 гыйнварында автоматлаштырылган төстә хәл ителәчәк
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы призерларын бүләкләү булды
14 декабрь көнне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Э.Милочкина «ФОРПОСТ» директоры А.В.Алексеев һәм ПДН инспекторы Е.Ф.Бажанова белән берлектә Зәй муниципаль районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде