Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сату зур җитезлек белән алып барыла. Бер тиен өчен закон бозарга әзер торучы намуссыз сатучылар өчен бу бик кулай вакыт
2018 елның декабре өчен этил спиртын һәм алкогольле продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү күләмнәре турында мәгълүматлар автоматлаштырылган рәвештә 2019 елның 1-15 гыйнварында кабул ителәчәк
2018 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Р.Г.Прилукова күп функцияле үзәк филиалы территориясендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында яшәүчеләр белән очрашты
Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш төркеме хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә үткәрелгән чаралар барышында Мәскәү-Чиләбе юлының 1261нче чакрымында Молдова номерлары белән, шул ук Молдова Республикасы гражданины “иярләгән” «Мерседес Бенц» маркалы автомобиле туктатылды
Кайбыч районы мәктәпләре укучылары 2013 елдан бирле “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелеп килүче республика олимпиадасында биш тапкыр катнашты инде. 2018 елда Кайбыч районының 8 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге чарада үзләренең көчен сынады
Апас районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары инде 2013 елдан бирле “кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында катнашып килә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «Татэкспертцентр» ГБУ кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештырды. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелде
2018 елның 19 декабрендә Апас муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды
2018 елның 13 декабрендә, Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссия утырышы карарларын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы белгечләре белән Эчке эшләр министрлыгы Әлки районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең уртак рейды оештырылды
2018 елның 21 декабрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы А.А.Панов Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге начальнигы А.Ю.Судариков белән очрашты