Менделеев районы хәмер базарында закон бозуларны кисәтү буенча мобиль төркемнең төнге рейды барышында шәһәрнең сәүдә павильоннарыннан берсендә 22.00 сәгатьтән соң хәмер продукциясен (сыра) сату факты билгеләнде
2018 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмасы әгъзалары өчен семинар-киңәшмә үткәрде
“Җәйнең соңгы көнендә, ай саен әз-әзләп түләп бару шарты белән, тимер ишек сату-алу буенча килешү төзегән идем, әмма аны әлегәчә китереп биргәннәре юк!” – борчылуы тавышына чыккан бер кулланучыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына әнә шулай дип мөрәҗәгать итте
2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Алан” базары сәүдә ноктасы эшмәкәрләре һәм сатучылар өчен өйрәтү характерындагы семинар үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында халык белән очрашулар уздыру инде күптәннән бик матур традициягә әйләнде. 2018 елның 18 октябрендә Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында әнә шундый очрашуларның чираттагысы булып узды
16 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Баулы районына эшлекле сәфәр кылды. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрү күчмә чараның төп вакыйгасына әйләнде. Төп максат – алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә тәртип салу
2018 елның 10 октябрендә Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Теләче муниципаль районы Айдар авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
2018 елның 9 октябрендә Әлмәт шәһәрендә “Форпост” җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) һәм эшче оешмалары үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.А.Васенькина “Халык контроле” Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасында алкогольле продукция сатуда закон бозулар буенча хәбәрләр урнаштыру һәм модерация кагыйдәләре буенча өйрәтү характерында семинар үткәрде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында Лениногорск шәһәре ветераннары һәм пенсионерлары янында булып кайтты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, күп еллык традицияләргә тугры калып, ветераннарга илтифат күрсәтте.