ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Европа сыйфат атнасын үткәрүгә әзерләнү кысаларында сөт ризыкларына – сөт һәм атланмайга кулланучылар дегустациясе уздырды. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшү” дәүләт программасының “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 24 октябрендә Менделевскида район хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә узган Координация советының чираттагы утырышында хәмер базарының торышы буенча мәсьәләләр каралды

2018 елның 23 октябрендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды

Түбән Кама территориаль органы белгечләре гражданнарыбызның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан даими рәвештә чаралар уздырып килә.

Бу юлы Түбән Кама шәһәре 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салучы төп документ буларак, кулланучылар хокукларын яклау турында закон” дигән темага дәресләр үткәрелде


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Иң элек “Форпост” үзәгенең түбәндәге максатлардан чыгып оештырылганлыгын әйтеп үтик:

- яшьләр һәм студентлар мохитендә хокук бозуларны кисәтү;

-гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда ихтыярый катнашуын үстерү;

- җинаятьчелектән зыян күргән үсмерләр һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү

Октябрь башларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына җитештерүнең легальлеген раслардай документларсыз гына хәмер продукциясен сату буенча 3 мөрәҗәгать һәм лицензиядән башка гына зур градуслы хәмер сату җәһәтеннән 1 мөрәҗәгать алынган иде


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2018 елның 18 октябрендә Уфа шәһәрендә “ШОС һәм БРИКС киңлегендә кече бизнесны үстерү һәм хезмәттәшлек перспективалары” дигән темага IV халыкара кече бизнес форумының үткәрелгәнлеге турында хәбәр итә

Республикабыз территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә законны үтәүгә контрольлек итүгә гражданнарны җәлеп итү ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының төп бурычы булып тора

Кагыйдә буларак, бүлмә ишеген сайлау нечкәлекләрен белмәгән кулланучыларыбыз бары тик тышкы рәвеше һәм бизәлешеннән чыгып кына эш итә. Әмма болай эшләү дөрес түгел. Шулай ук товарны җитештерү технологиясе һәм материаллары сыйфатына да игътибар бирү кирәк. Халык асылда ишекнең берничә төренә: щитовой, эче буш, катнаш материаллардан эшләнгән һәм тулысынча агачтан эшләнгән (массив) ишекләргә өстенлек бирә

2018 елның 18 октябрендә ТР Арча муниципаль районы Иске Чүриле авыл җирлегенең Венета авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International