ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, тел-теш тидергесез хезмәт эшчәнлеге, куелган бурычларны оператив төстә, квалификацияле үтәве, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең мәгълүмат системасын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм юбилей датасына бәйле рәвештә  Акулинин Михаил Александрович “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең мактаулы хезмәткәре” медале белән бүләкләде

Әлмәттә Җиңү көне Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган “Мәңгелек дан” мемориалына чәчәкләр салудан башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты җитәкчелеге, “Татнефть” ААҖ, районның башка предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге, шулай ук мәктәп укучылары, студентлар, шәһәр халкы иртәнге сәгатьләрдән үк Мемориаль комплекска чәчәкләр китерә башлады. Әлмәт территориаль органы да чәчәкләр салуда катнашты

Ленинград төп-төгәл 871 көн дәвамында камалышта тотылган. Бөтен кешелек тарихында шәһәрне камалышта тотуның иң озагы һәм иң куркынычы ул. 900 көнгә диярлек сузылган интегү, әрнү, батырлык һәм фидакарьлек еллары... Ленинградны камалыштан азат иткәннән соң байтак еллар узгач, күп кенә тарихчылар, гомумән, гади кешеләр, бу куркынычтан котылып калган булыр идеме икән, дигән сорау куйган

Халкыбыз һәр ел саен май көннәрендә дәхшәтле сугыш елларын искә төшерә, һәлак булган сугышчылар истәлеген ядь итә, исәннәр алдында баш ия. Җиңү көненнән соң инде ярты гасырдан артыграк вакыт узса да, төрле буыннар хәтерендә кадерләп саклана ул

2018 елның апрель ае өчен алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар кабул итү 2018 елның 1-10 маенда автоматлаштырылган рәвештә хәл ителә

2018 елның 7-8 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларга чәчәкләр, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре  1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган чараларда катнашты

2018 елның маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуны билгеләп үтәбез!

Шул уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә Татарстан Республикасы Тукай районында яшәүче ветеран өендә булып, аны Җиңү бәйрәме белән котлады

2018 елның 8 маенда, Җиңү көненә 73 ел тулу алдыннан, Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, аларны  якынлашып килүче Бөек бәйрәм белән котлады


8
май, 2018 ел
сишәмбе

5 май көнне республика күләмендә “Агач утырту көне-2018” акциясе булып узды. Әлеге акциянең максаты тирәбездәге урман байлыкларын ишәйтү генә түгел, бәлки әле аларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятебез  игътибарын урманнарны саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик вәзгыятьне яхшырту да иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International