2018 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы узды
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем тарафыннан иртәнге сәгатьләрдә алкогольле продукцияне ваклап сату урыннарына һәм вакытына карата чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүенә мониторинг уздыру барышында җәмәгать туклануы предприятиесендә урамга алып чыгып китү өчен сыра сату факты билгеләнде
2018 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була. Анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган өч еллык коньякларны дегустацияләү үткәреләчәк
Республика шәһәрләрендә “Бөтенроссия ярминкәсе”нең чираттагысы гөрли. Бөтен җирдә бик матур итеп рекламалана ул.
“Шәһәргә ярминкә килә! Рәхәтләнеп калыйк әйдә! Сезне бик күп товарлар һәм күтәренке кәеф көтә! Россиянең төрле почмакларыннан һәм якындагы чит илләрдән фабрикалар, осталар, кәсепчеләр, фермерлар, эшмәкәрләр үзләренең сыйфатлы, үзенчәлекле товарларын тәкъдим итә!
2017 елның октябрь азагында «Алкоголь» операциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгы Лениногорск районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре белән үткәрелгән уртак тикшерүе нәтиҗәсендә Лениногорскида яшәүче бер ир-ат тарафыннан үзенең шәхси машинасыннан «Белая береза» аракысын сату факты билгеләнгән иде
2018 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов Буа шәһәренә барды
Узган атнада Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына алынган хәбәрләрне карап тикшерде
Хәмер продукциясен кайчан сатарга: яңгыр вакытындамы яки аннан соңмы? Бәлки, яңгыр алдыннандыр?... Хәер, аермасы юктыр ла!
“Иртәне сырадан башлап карыйк булмаса. Күңелләр күтәрелеп китмәсме...” – кайбер кибет сатучылары әнә шундыйрак уйларга бирелеп, сәгать 10 тулганны да көтмәстән, хәмер продукциясен сатып җибәрергә карар иткәндер, мөгаен
2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Балтач муниципаль районы Балтач шәһәр тибындагы бистәсенә эшлекле сәфәр кылды. Җитәкчебезнең эшлекле сәфәре программасы вакыйгаларга бик бай булды: ул Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы белән очрашты, сәүдә объектларында булды, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышын уздырды, гражданнарны кабул итте
Кызганычка, куллану базарында закон бозуларның күпчелеге гражданнарыбызның үз хокукларын белмәүләренә һәм аларны яклау ысулларын күз алдына да китерә алмауларына бәйле. Ә бит бүген теләсә кайсыбыз тупаслык, оятсызлык очракларына тап булырга, саклау вакыты чыккан, сыйфатсыз, килешү шартларына туры килмәгән товарлар сатып алырга мөмкин ләбаса