ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2023 ел
җомга

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне декадасын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Менделеевские новости» газетасы редакциясендә булдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, товарларны һәм хезмәтләрне җаваплы куллану принципларын үтәүгә, хокукый грамоталылыкны һәм хокук аңын үстерүгә, укучыларның дөрес куллану тәртибен практик күнекмәләрен формалаштыруга, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыруга, шулай ук Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан игътибарны җәлеп итү максатларында, Түбән Каманың 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәрес үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 09 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы консультанты Рөстәм Фәрхуллин Саба китапханәсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормаларны һәм кагыйдәләрне, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, «Кулланучылар хокукларын яклау көне» һәм финанс белеме турында аңлатучы чара үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Лениногорск районының Шөгер авылында берничә чара үткәрделәр. «В. П. Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУда 10 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемен арттыру буенча лекция үткәрелде. Лекция «сорау-җавап» форматында узды, дистанцион ысул белән сатып алына торган товарны сатып алу һәм кире кайтару мәсьәләләре, гарантияле ремонт үткәрү вакыты, кредитка сатып алынган сыйфатсыз товар сатып алынган очракта кулланучы белән исәп-хисап үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 09 мартында Арча муниципаль районының Өчиле урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын өйрәнәбез», «Рациональ кулланучы» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасында ел саен миллионлаган квадрат метрлы торак сафка кертелә, меңләгән гаилә яңа фатирларга күчеп, яңа йортларда бәйрәм итә. Әлбәттә, күпләр шунда ук, озакка сузмыйча, яңа йортларын төзекләндерергә тели. Моның өчен кешеләр кирәкле җиһазлар, төзелеш материаллары, көнкүреш әйберләре һ. б. сатып алу өчен төрле кибетләргә, төзелеш базарларына йөгерәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәренең «Забота» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ял итүчеләре белән чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» кысаларында чаралар планы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә «Звениговский» кибете сатып алучылары һәм хезмәткәрләре өчен укыту чарасы үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Минзәлә муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар уздырылды.

Ведомство карамагындагы районда хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән үткәрелгән традицион мониторинглардан һәм профилактик чаралардан тыш, белгечләр Минзәлә шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә факультатив дәрес үткәрделәр.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

7
март, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы 2023 елга үз контролендәге субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәген хәбәр итә:

Чараның исеме: «2023 елның 2 ае йомгаклары буенча хокук куллану практикасы һәм административ практика мәсьәләләре».

Тэги: ачык тыңлаулар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International