ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2023 ел
җомга

Бүген, көчле базар конкуренциясе шартларында, компаниянең озак вакыт үсештә булуы өчен кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру хәлиткеч фактор булып тора. Кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү - күп өлкәләрдә көндәшлек өстенлекләренең берсе. Хезмәт сыйфаты - кулланучылар продуктның сыйфатына бәя бирә торган яңа стандарт.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, килүчеләргә консультация биреп күчмә чара үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 8 февралендә Тукай муниципаль районында районның сәүдә объектларында күчмә чаралар уздырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Зирекле, Яңа Мусабай, Суыксу авылларында азык-төлек кибетләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән очраштылар. Бүлек белгечләре «Магнит», «Пятерочка» федераль челтәрләренең ике кибетендә, шулай ук Тукай районының челтәр булмаган кибетләрендә 24 позициядән торган беренче кирәкле азык-төлек продуктларына бәяләрне мониторингладылар. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Коррупция - ул барлык кешеләргә дә кагыла торган проблема. Ул төрле формаларда һәм төрләрдә чагылыш таба. Аның иң таралган формасы - ришвәт алу.

Кызганычка каршы, зур төркем кешеләр өчен көнкүреш мәсьәләләрен хәл иткәндә вак ришвәт бирү үз карашларына, әхлакый чикләүләренә каршы килми.

Тэги: коррупциягә каршы тору

2023 елның 08 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында консультация пунктында кабул итү үткәрде.

Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре, дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) сроклары бозылган очракта гамәлләр тәртибе һ. б. аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Вәгыйзова, Сарман районы Башкарма комитеты белгече Айгөл Абдулова белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча Кулланучылар хокукларын бозуны булдырмау һәм кисәтү максатыннан, аяк киемнәре белән сәүдә итүче Сарман авылының «Мини базар» сәүдә объектында өйрәтү очрашуы уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 07 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча районы Курса-Почмак урта мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Дәрес товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итүгә багышланган иде. Кулланучы, теләсә кайсы яшьтә үзен төрле ситуацияләрдә яклый белергә тиеш, ә моның өчен дәүләт тарафыннан бирелгән хокукларны белергә кирәк. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту хокукын гарантияли.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шаһидуллин бүлекнең 2022 елдагы эшенә йомгак ясауга багышланган киңәшмә үткәрде.

Мониторинг үткәрү һәм бәяләр үзгәрү динамикасы турында әйдәп баручы белгеч- эксперт Лилия Шәңгәрәева чыгыш ясады. Мониторинг - мәгълүмат җыю һәм анализлау өчен өзлексез, методик процесс. Бу юнәлештә аларның сыйфатлы үткәрелүе һәм базар конъектурасының үзгәрешләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты вәкилләренә тиз арада җиткерелүе билгеләп үтелде.

Тэги: эшчәнлеккә йомгак ясалды

Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Ульяновск кешесенә карата маркировкаланмаган алкоголь продукциясен законсыз күчерү факты буенча эш кузгатты. Хокук бозучының автомобилен тикшерү барышында Тәтеш районы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен законсыз ташу фактын ачыклаган. Легаль булмаган әйләнештән 18 литр алкоголь алынган.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбенең 9а сыйныфы укучылары өчен финанс белеме дәресе үткәрде.

Чара вакытында финанс грамоталылыгы кирәклеге турында сөйләделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау финанс белеме

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International