Әгерҗе районында шәхси эшмәкәр Корбанова Р. Р. кибетендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан хуҗалык итүче субъектлар белән чара узды, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Чара барышында катнашучыларга коррупция, аның чагылышы формалары, һәр граждан өчен нәтиҗәләр, коррупциягә каршы көрәш буенча гамәлдәге чаралар аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Тукай районында яшәүчеләр өчен комплекслы чара уздырды.
2022 елның 3-12 декабрендә Россия юристлары Ассоциациясе VI Бөтенроссия хокукый диктанты үткәрәчәк. Катнашучылар юрдиктант.РФ рәсми порталында рус һәм берничә чит телләрдә диктант яза алачаклар.
Азык-төлек товарларын сату кагыйдәләре РФ Гражданнар кодексы, «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге турында» Федераль Закон, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шулай ук ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товар сату кагыйдәләре белән җайга салына. Сыйфатсыз яки куллану вакыты тәмамланган продукт сатып алучының авыруына китерергә мөмкин, шуңа күрә кибетләргә катгый таләпләр куелган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Вьетнамский» сәүдә комплексы хезмәткәрләре арасында чираттагы укыту семинары үткәрергә дип чакырылды. Семинарда кассирлар, сатучылар, администраторлар һәм базар җитәкчелеге катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка М. зурлыгы буенча туры килмәгән сыйфатлы товарны алыштыру өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга һәм сатучыларга консультацияләр бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Гомәрова А.М. сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә укыту семинары уздырды
2021 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре ведомство карамагындагы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориаль органга чыкты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районына бардылар. Мониторинг максаты белән белгечләр шәһәрнең 6 сәүдә объектын колачлады.